Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сайлауда Путинның үзен-үзе тәкъдим итүен хуплап, Россиядә 1,3 миллион имза җыйганнар
2024 елда сайлауда Владимир Путинның үзен-үзе президентлыкка кандидат итеп тәкъдим итүен хуплап, Россиядә 1,3 миллионнан артык имза җыелган. Бу хакта ТАСС Мәскәүнең 52нче хастаханәсе баш табибы, сайлау штабы рәистәше Марьяна Лысенкога сылтама белән хәбәр итә.
«Бүгенге көндә Россия Президенты вазифасына безнең кандидат Владимир Владимирович Путинны хуплап, 1,3 миллионнан артык имза җыйдык», - диде ул.
Ул искәрткәнчә, имза җыю 2023 елның 23 декабрендә башланды һәм закон буенча гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк. Лысенко билгеләп үткәнчә, волонтерлар беренче җыелган документларны үзәк штабка 30 декабрьдән китерә башлады - монда документларны тикшерәләр, аларны юридик хезмәт эшкәртә, аларны саныйлар.
Закон буенча, үзен-үзе тәкъдим итүчегә сайлауда кандидат булып теркәлү өчен 300 мең имза җыярга кирәк, шул ук вакытта һәр төбәктә 7,5 меңнән артык түгел.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Мәскәүдә Үзәк сайлау штабына 2024 елда Президентны сайлауда Путин кандидатурасын хуплап Татарстаннан имза җыю кәгазьләренең беренче партиясен китергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз