news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сайлауда Путинны хуплап Татарстанда җыелган имза кую кәгазьләрен Мәскәүдә тапшырдылар

Сайлауда Путинны хуплап Татарстанда җыелган имза кую кәгазьләрен Мәскәүдә тапшырдылар
Фото: © "Татар-информ"

2024 елда Россия Президентын сайлауда Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин кандидатурасын хуплап Татарстанда җыелган имза кую кәгазьләрен Мәскәүгә илтеп тапшырдылар. Бу хакта «Татар-информ» корреспонденты хәбәр итә.

Мәскәүдә Үзәк сайлау штабына Владимир Путинның ышанычлы вәкиле, Гомумроссия халык фронтының Татарстан буенча төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов, Россия Герое, төбәк сайлау штабы рәистәше Рәсим Баксиков һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин килде.

  • Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин 2023 елның 8 декабрендә, Кремльдә Россия геройларына "Алтын йолдыз" медальләрен тапшырганнан соң, Президент вазифасына сайлауда катнашырга җыенуы турында игълан итте. Сайлауда катнашу өчен аңа 300 мең имза җыярга кирәк, әмма һәр төбәктә 7,5 меңнән артык түгел.
  • Россия Президентын сайлау быел була. Тавыш бирү өч көн - 15, 16 һәм 17 мартта дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot