Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Шәһри Казан.Язмыш» газетасында ялгызларга пар табу өчен мөмкинлек барлыкка килде
Танышырга теләүчеләр бик күп икән, ди газетаның баш мөхәррире.
«Шәһри Казан.Язмыш» газетасында ялгызларны кавыштыру өчен яңа рубрика барлыкка килә.
«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров «Ялгызлар чаты» дип аталган яңа проект башлаулары турында сөйләде.
«Проект ялгызларны, парсызларны кавыштыру максатыннан эшләнә. былтыр газета киоскында сатучылар белән аралаштык. Газетаның күп сатылуын әйттеләр. Ялгыз әфәнделәр, ханымнар газетадан танышу турында игъланнар эзлиләр икән. Сатучылар шул рубриканы кертеп карарага тәкъдим итте», – дип сөйләде ул идеянең килеп чыгу тарихын.
Редакция көз айларында танышу турында берничә игъланны газетага биреп караган булган, социаль челтәрдә дә игълан урнаштырганнар. Аның нәтиҗәсе дә булган.
«Танышырга теләүчеләр бик күп икән. Соңыннан бер ханым рәхмәт сүзләре дә язып җибәргән иде, шул игълан аша танышып кияүгә чыккан икән. Быел инде бу проектка ныклап алынырга булдык», – ди баш мөхәррир.
Бүген «Татмедиа» бинасы янында «Шәһри Казан.Язмыш» газетасының бер еллык юбилее уңаеннан бәйрәм булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз