Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Шәһри Казан. Язмыш» газетасы бер яшьлек юбилее уңаеннан укучыларына бәйрәм оештырды
Килгән кунакларны пылау белән сыйладылар.
«Шәһри Казан. Язмыш» газетасының бер яшьлек юбилее уңаеннан «Татмедиа» янында бәйрәм булды.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков газета редакциясен бәйрәм белән котлады.
«Шәһри Казан. Язмыш» безнең өчен феномен булды. Ул – халыкчан, кеше укый торган газета. Анда кешегә кызыклы язмалар гына чыга. Бу феноменнан соң язмышлар турындагы тагын өч-дүрт газета барлыкка килде. Хәзер «язмыш» сүзе белән төрле газеталар бар, әмма чын язмыш – «Шәһри Казан»да гына. Анда чын тормыш чагыла», – диде ул һәм уңышлар теләде.
«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров әйтүенчә, ел дәвамында «Шәһри Казан. Язмыш» газетасының тиражы дүрт тапкыр арткан.
«Тираж дүрт тапкыр артты. Аның ярдәмендә «Шәһри Казан» газетасына язылучылар да артты, чөнки бездә комплектка язылу бар. Гомумән алганда тиражыбыз артты, бу бик сөендерә. «Шәһри Казан. Язмыш» газетасын халык чыннан да яратты, кайтавазлар килеп тора», – диде ул.
Бәйрәмгә килгән кунакларны пылау белән сыйладылар. Чарада газетаның тышлыгында чыккан артистлар килгән иде. Былтыр июль аенда чыккан беренче сан тышлыгында «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе алып баручысы, җырчы Эльвира Фазлыева (иск. сәхнә исеме – Аида) чыкты.
«Беренче санында минем кызым Аида белән булган фаҗига турында мәкалә басылган иде. шул көннән газетаның эшчәнлеге белән кызыксынам, күзәтеп барырга тырышам. Анда чыккан язмалар чыннан да кызыклы һәм гыйбрәтле. Газетаны чыгаручыларга уңышлар телим, газетаның гомере озын, укучылары күп булсын», – дигән теләкләрен җиткерде җырчы.
Бәйрәмдә шулай ук Айсылу Габдинова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Сөмбел Билалова, Илнат Фәрхуллин, Кирам Сатиев чыгыш ясады. Бәйрәмне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз