news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Шәһри Казан» журналисты: Радик Сабиров редактор гына түгел, әти, дус, ярдәмче дә булды

«Шәһри Казан» журналисты Илгизә Галиуллина хушлашу мәрасимендә газетаның баш мөхәррире Радик Сабировның «редактор гына түгел, әти дә, дус та, ярдәмче дә» булуын искә алды.

«Бер сүз әйтмәде, дәшмәде. Ул хәтеремдә мәңге истә калачак, чөнки ул минем беренче җитәкчем. Аннан да яхшысы булырмы икән әле дип, күз алдыма да китерә алмыйм. Яшь журналистларга һәрвакыт терәк булды. Безнең бөтен идеяләребезне, теләкләребезне, уй-фикерләребезне һәрвакыт гамәлгә ашырырга тырышты. Аңа бик рәхмәтлебез. Ул безне бервакытта да ярдәменнән ташламады. Аңа нинди генә сорау язсаң да, җавапсыз калдырмый, рәхәтләнеп мөрәҗәгать итәргә була иде. Редактор гына түгел, әти дә, дус та, ярдәмче дә булды», – дип сөйләде ул.

  • «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабировның вафат булуы бүген иртән билгеле булды.
news_right_1
news_right_2
news_bot