news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шәһри Казан» журналисты Фәрит Салихов журналистлар Сабан туеның абсолют батыры булды

Икенче урында - «Күңел» радиосыннан Алмаз Әгъләмов.

«Шәһри Казан» журналисты Фәрит Салихов журналистлар Сабан туеның абсолют батыры булды
Энҗе Габдуллина

Байлар Сабасында «Татмедиа»ның 15 яшьлегенә багышланган Сабантуйда көрәш буенча абсолют батыр булып, «Шәһри Казан» журналисты Фәрит Салихов калды.

Фәрит Салихов бу җиңүне бик озак көтүен әйтте. «Мин бу җиңүне бер ун ел көттем. Журналистлар арасында Сабантуй булсын дип көттем. Тормышка ашты, ләкин мин спорт формасын югалткач. Бер ун ел элек булса, җиңүе җиңелрәк тә булыр иде. Рәхәт миңа», – диде батыр.

Бу җиңү Фәрит Салиховның гомерендә беренче тапкыр абсолют батыр булып калуы да.

«Авыл Сабан туенда үз авырлыгымда беренче калганым булды. Абсолют батыр булып, беренче тапкыр калдым. Хәзер көрәштән китсәм дә була инде», – диде ул көлеп.

Абсолют батыр тәкәгә дә ия булды.

Икенче урында – «Күңел» радиосыннан Алмаз Әгъләмов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100