news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Медиа Сабантуй»да волейбол ярышында «Ялкын», «Казан утлары» җыелма командасы җиңде

Финалда җыелма команда «Мамадыш-информ» командасы белән очрашты.

«Медиа Сабантуй»да волейбол ярышында «Ялкын», «Казан утлары» җыелма командасы җиңде

Сабада бара торган «Медиа Сабантуй»да «Ялкын» һәм «Казан утлары» редакцияләре җыелма командасы җиңде.

«Без волейбол турнирына дип махсус әзерләнеп килдек. Ике тапкыр үзара турнир да оештырдык. Без алдан ук призлы урынга өметләндек. Командаларның күп булуын күргәч өметләр сүрелә башлаган иде, әмма без тырыштык», - диде команда җитәкчесе, «Ялкын» журналы редакторы Илназ Фазуллин.

«Ялкын» һәм «Казан утлары» командасы «Сувар» газетасы һәм Кукмара редакциясе командаларын җиңеп, финалга чыккан. Финалда җыелма команда «Мамадыш-информ» белән көч сынашты.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot