Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Шәһри Казан» газетасы коллективы: Редакторыбыз әле май аенда гына 47 яшен тутырган иде
«Шәһри Казан» газетасы гаиләсе бүген ятим калды. Төнлә, баш мөхәрриребез Радик Рәшит улы Сабиров, кинәт йөрәге туктау сәбәпле, вафат булды, дип яза «Шәһри Казан» коллективы «ВКонтакте» социаль челтәрендә.
«Һәрберебезне барлап, үз итеп, кирәк чакта сүгеп, коллективны бер йодрыкка туплап торган редакторыбыз әле май аенда гына 47 яшен тутырган иде. Һәр бәйрәмдә тост әйткәндә без аңа кешелекле, рәхимле булуы өчен рәхмәт әйтә идек! Бергә үткән хезмәт юлыбыз өчен рәхмәт Сезгә, Радик Рәшит улы! Урыныгыз Җәннәт түрләрендә булсын Гаиләгезгә, әти-әниегез, балаларыгызга Ходай сабырлык бирсен!» - диелә хәбәрдә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакциясе Радик Сабировның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз