news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәһәркүләм Мәүлид бәйрәмендә хаҗга ике юллама уйнатылачак

Шәһәркүләм Мәүлид бәйрәмендә хаҗга ике юллама уйнатылачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

29 августта Казанда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (саләллаһу галәйһи вә сәлләм) тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме була. Диния нәзарәте чараны аеруча зур итеп ТР Рәисе Администрациясе, ТР Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» Префектурасы һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә Республика көне кысаларында оештыра. Анда теләгән һәркем: казанлылар һәм башкала кунаклары чакырыла. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтендә матбугат очрашуында сөйләделәр.

Шәһәркүләм Мәүлид Казанда Иске Татар бистәсендә «Мәрҗани» мәчете каршында Каюм Насыйри һәм Фатих Кәрим урамнары киселешендә узачак. Чара 11:00 сәгатьтә башлана, тантаналы ачылыш 13:00 сәгатьтә була.

Мәүлидне оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай мәдәни-мәгърифәтчелек программасы әзерләгән. «Мәүлиднең иң онытылмас мизгеле булып мөселманнар арасында хаҗга ике юллама уйнату торачак. Узган елдан аермалы буларак, хаҗга юллама уйнату ике этапта узачак: беренче этапта, сәхнәдә үтә күренмәле барабанны әйләндереп, аннан бер-бер артлы уникаль номерлар язылган очраклы 10 билет алыначак һәм бу билет ияләре арасында хаҗга багышланган викторина уздырылачак. Викторинада җиңүчеләргә хаҗга юлламалар тапшырылачак», – диде Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов.

Аның әйтүенчә, сәхнәдә Мәүлид турында театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк, хәзрәтләр вәгазьләр сөйләячәк, танылган татар артистлары һәм коллективлары дини кануннар кысаларында үзләренең иҗади номерлары белән чыгыш ясаячак. Алар арасында Марсель Вәгыйзов, Марат Галимов, Ильяс Халиков, Миңгол Галиев, Айгөл Бариева, Гөлназ Гафурова, Казан шәһәре филармониясенең балалар төркеме, «Мәрҗани» исемендәге мәчет каршында эшләп килүче «Мәрҗән ансамбле», Динар Шәймарданов һ.б. чыгыш ясаячак.

«Программада кызыл җеп булып мөгаллимнәргә хөрмәт һәм гыйлем алу темасы барачак. Балалар өчен викториналар узачак: аларга бүләкләр биреләчәк. Мәүлид мәйданчыкларында шулай ук Halal Market эшләячәк. Анда мөселман эшмәкәрләре үзләренең продукциясен тәкъдим итәчәк. Программа татар телендә алып барыла, сәхнәдә куелган экранда гарәп һәм рус телләрендә мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Башка милләт кешеләренә дә барысы да аңлаешлы булсын өчен шулай эшләнде», – диде ул.

Бәйрәм чарасына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Камил Ногаев, Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова һ.б. чакырулы.

Моннан тыш, Мәүлид кысаларында Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен тәмамлаячак – республиканың аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләреннән 150 беренче сыйныф һәм өлкәнрәк укучыларга Белем көненә тантаналы рәвештә букчалар һәм башка кирәк-яраклар тапшырылачак. Акциядә катнашу өчен акчаларны сайт аша җибәрергә мөмкин.

Ирек Арсланов шәһәркүләм Мәүлид кысаларында «Мәрҗани» мәчетендә IV татар абыстайлары форумы уздырылачагын әйтте. Утырыш «Абыстай – тынычлык һәм татулыкны саклаучы: гореф-гадәтләр, гаилә, халыклар бердәмлеге» темасына багышлана. Форумның тантаналы ачылышы 9:00 сәгатьтә була.

  • Мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе – халыкта Мәүлид дип йөртелүче Рабигыль-әүвәл ае 2026 елның 13 августында кояш баю белән башланачак һәм 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул Аллаһның соңгы Илчесе, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи вә сәлләм) туган ай булу белән истәлекле. «Мәүлид» сүзе, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, «туу» дигәнне аңлата, ә «Мәүлид ән-Нәби» – Пәйгамбәр Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи вә сәлләмнең) дөньяга килүе.
  • Мәүлидне Рабигыль-әүвәл ае дәвамында үткәрү гадәткә кергән. Бу уңайдан Татарстан мөхтәсибәтләрендә Мәүлид кичәләре һәм мәҗлесләр узачак. Әйтик, Казанның «Мәрҗани» мәчетендә Мәүлид ае дәвамында чәршәмбе көннәрендә икенде намазыннан соң танылган татар хәзрәтләренең вәгазь кичәләре узачак. Киләсе атнада беренче булып Татарстан мөфтиятенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгыш ясаячак.
news_right_1
news_right_2
news_bot