news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил хәзрәт Зөфәров: Мәүлид ае – зур форсат, мөмкинлек ае

Равил хәзрәт Зөфәров: Мәүлид ае – зур форсат, мөмкинлек ае
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә матбугат очрашуында «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров бөтен дөнья мөселманнары көтеп алган Мәүлид ае башлану турында сөйләде һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең (саләллаһу галәйһи вә сәлләм) тормышыннан үрнәк алырга чакырды.

«Олы булган нигъмәт – Рәсүлебез саләллаһу галәйһи вә сәлләм. Бүген кояш баю белән Мәүлид ае килә. Бөтен дөнья мөселманнары, Аллаһка шөкер, кыйбла әһелләре моны түземсезләнеп, шатланып, сөенеп көтә. Раббыбыз Аллаһ Рәсүлебез хакында, аның тормышын искә алган вакытта Коръәни Кәримдә дә: «Әйт аларга, сөеклем Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлләм: Раббыгыз Аллаһта булган фазыйләтләргә, нигъмәтләргә, Раббыгыз Аллаһның рәхмәтләренә сөенегез, шатланышыгыз! Чөнки бу нәрсә сезләр туплаган фани дөньядагы мал-мөлкәтләрегезгә караганда күпкә хәерлерәк», – ди. «Сине галәмгә фәкать рәхмәт итеп җибәрдек», – диде. Шуңа Рәсүлебез саләллаһу галәйһи вә сәлләм – Раббыбыз Аллаһның олы булган рәхмәте», – дип белдерде ул.

Равил хәзрәт Зөфәров билгеләп үткәнчә, бу ай – зур форсат һәм мөмкинлек вакыты.

«Бу хәлгә без шатланабыз, сөенәбез. Бу айда Рәсүлебез саләллаһу галәйһи вә сәлләм хакында бик күп сөйләнә, укыла, бик күп күрсәтелә, таратыла – ягъни һәр яктан да. Бу безнең җәмгыятебезгә бик тә кирәк. Рәсүлебез саләллаһу галәйһи вә сәлләмнең калдырган нәсыйхәтләренә аз гына колак салсак, яшәү күпкә җиңелрәк, ансатрак, хәерлерәк булыр иде. «Сезләргә Аллаһның пәйгамбәрендә, Рәсүлендә күркәм үрнәк бар», – дип аятьләрдә әйтелә», – диде ул.

«Мәүлид ае – Рәсүлебез саләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәяткә туу ае. Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вә сәлләм туган көнен үзе дә ассызыклаган. Аннан сораган вакытта: «Я, Аллаһның илчесе, ни өчен син дүшәмбе көнне уразага керәсең?» – дигәндә, «Бу көнне дөньяга килдем, бу минем туган көнем», – дип җавап биргән. Иман әһеле, ислам әһеле бу хәлгә шатланса, сөенсә, Рәсүленә күбрәк салаватлар, сәламнәр укыса, Пәйгамбәре Мөхәммәд Мостафа саләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышы белән танышса, әҗер-сәвапларга ирешер», – диде Равил хәзрәт Зөфәров.

Аның әйтүенчә, Мәүлид аена республика мөхтәсибәтләре һәм мәхәлләләре җитди әзерләнә. «Аллаһка шөкер, мөфтиятебез, шәһәр-авылларыбыз, районнарыбыз, мөхтәсибәтләребез, мәхәлләләребез моңа бик нык әзерләнеп тора. Бик күп чаралар үтәчәк, шуларның иң масштаблысы – шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме. Мөхтәсибәт, шәһәр, авыл, мәхәллә-мәчетләрдә, өйләрдә Мәүлид ашлары, очрашулар, вәгазь кичәләре үткәрелер. Татарстаныбызның хәзрәтләре килеп, матур итеп, татар телендә халыкка вәгазьләр сөйләрләр, рәхим итегез дип көтеп калабыз. Иң элек хөрмәтле хәзрәтебез, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев безгә кунакка килә, 17.00 сәгатьтә үзеңнең вәгазь кичәсе белән халык белән күрешәчәк. Бу – матур традицияне, күркәм гамәлне дәвам итү», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot