news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь Ринат Мөслимов истәлегенә аның җырларыннан торган концерт куялар

Шагыйрь Ринат Мөслимов истәлегенә аның җырларыннан торган концерт куялар
Солтан Исхаков

15 март көнне Казанның «Пирамида» концерт-күңел ачу комплексында шагыйрь Ринат Мөслимов истәлегенә багышланган концерт булачак. Популяр җырлар авторы узган елның сентябрь аенда вафат булды. Шагыйрь истәлегенә багышланган концерт турында «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр. 

«Ринат абый үзен күкрәк кагып, «мин шагыйрь» дип йөрмәде. 15 март аның туган көне. «Туган көнемдә иҗат кичәмне ясыйм әле», – дигән сүзе калды. Без, дуслары шушы эшне башкарырга булдык», – диде Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов. Җырчы концертның сценарий авторы да.

Ринат Мөслимовның җырлары тупланган «Бүләк булып калсын җырларым» китабы да сатуга чыкты. Аның шигырьләренә композитор, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов алтмыштан артык җыр язган. «Үләр алдыннан: «Зөфәр, синең белән алтмыштан артык җыр язганбыз икән, иң күбе», – диде. Мин шаккаттым, санаганым да юк иде», – ди Зөфәр Хәйретдинов.

«Ринат абыйның иҗатында эчкерсезлек, гадилек, тормышчанлык. Ул темаларны хыялдан эзләми, ул бөтенесен тормыштан ала. Очып барган каргага да багышлап шигырь язарга мөмкин иде. Ул шигырь генә булып калмый, җырга да әйләнергә мөмкин. Ринат абый аерылып тора торган кызык кеше иде. Аның җырлары һәрвакыт популяр булды. Концертта аның иң популяр җырлары яңгыраячак. Бу концерт – Ринат абыйга һәйкәл кую кебек булачак», – диде Зөфәр Хәйретдинов.

Концертта шулай ук Салават Фәтхетдинов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Алсу Абульханова, Филүс Каһиров, Рәсим Низамов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Азат Абитов, Вадим Захаров, Илнар Сәйфиев, Айгөл Бариева, Илнар Миранов, Сиринә Зәйнетдинова, Лилия Муллагалиева, Айгөл Кәримова катнашачак. 

Концертның режиссеры, сценарий авторы Марсель Мәхмүтов искә алу кичәсендә караоке форматы да булачаганын әйтте. «Ул җырларны күп кеше белә, аларның җырлыйсы килү теләге булачак», – диде ул. Шулай ук, концертта шагыйрьнең шигырьләрен җыр буларак кына түгел, шигъри әсәр буларак та ишетеп булачак.

«Ринат Мөслимовның җыр шигырьләре концертта шигырь булып та яңгыраячак. Аның җыентыгыннан күңелгә үтеп керә алырлык, артистлар җырламаган шигырьләрен тупладык. Кәрим Тинчурин театры артистлары Артем Пискунов һәм Резедә Сәлахова белән бергәлектә шигъри блоклар ясадык. Концерт шигырь, җыр белән үрелеп барачак, экранда күрсәтү өчен видеолар да төшердек», – диде Марсель Мәхмүтов.

  • Ринат Мөслимов – популяр шагыйрь. Ул «Өйдә буран булмасын», «Әтием юкәләре», «Актанышым», «Тәгәрәп лә китте йомгагым», «Абага чәчәк атмый», «Авыл киче», «Аклы ситса күлмәгең», «Актанышым», «Саллар», «Шомырт исе», «Бер минутка калдыр мине», «Гафу ит», «Әткәй печән чаба» һәм башка танылган җырлар авторы.
  • Ринат Мөслимовның «Бүләк булып калсын җырларым» китабы сатуга чыкты

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100