Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ринат Мөслимовның «Бүләк булып калсын җырларым» китабы сатуга чыкты
Китаптагы җырларны QR код аша кереп тыңлап була.
Популяр җырлар авторы Ринат Мөслимовның «Бүләк булып калсын җырларым» китабы дөнья күрде. Китапта шагыйрьнең иң популяр җырлары тупланган. Бу хакта «Татар-информ»да узган китап тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Китап бер мең данә экземпляр белән Татарстан китап нәшриятында бастырылган. Ул бүгеннән сатуга чыкты.
Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех җыентыкка кереп бетмәгән җырларны киләчәктә туплау идеясен белдерде. Шулай ук, Ринат Мөслимовны шагыйрь генә түгел, якташ буларак та хөрмәт итүен әйтте. «Актанышка багышланган җыры Актанышның гимны кебек», – диде ул.
«Зур эш башкарылды. Җырларны редакторыбыз Рәмзия Шакирова туплады. Бу китапка җыелып бетмәгән шактый җырлар калды. Аларны алдагы елларда туплап, әзерлисе булыр. Китапны бастыруда аның дуслары булышты. Китап Ринат абыйның рухына дога, халкыбызга бер хатирә булсын», – диде Ленар Шәех.
Китаптагы кайбер текстлар астында QR кодлар да ясаганнар.
«Бу китапның уникальлеге – кайбер җыр текстларының астында QR код бар. Шул код аша җырны тыңлау мөмкинчелеге булачак. Бу идея өчен Камил Сәгъдәтшинга зур рәхмәт. Башта флешкага җыю турында уйлаган идек. Хәзер шундый замана, һәркемнең смартфон белән дуслыгы бар», – дип таныштырды Ринат Мөслимовның дусты, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов.
- Популяр җырлар авторы Ринат Мөслимов узган елның сентябрь аенда вафат булды. Туган көне 15 мартта «Пирамида» концертлар залында аны искә алу концерты узачак. «Бүләк булып калсын җырларым» китабын концертта да алып була.
- Ринат Мөслимовның популяр җырлары – «Өйдә буран булмасын», «Әтием юкәләре», «Актанышым», «Тәгәрәп лә китте йомгагым», «Абага чәчәк атмый», «Авыл киче», «Аклы ситса күлмәгең», «Актанышым», «Саллар», «Шомырт исе», «Бер минутка калдыр мине», «Гафу ит», «Әткәй печән чаба» һәм башкалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз