news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь Рифат Җамал: Урамнарга үзебезнең кешеләрнең исемнәрен бирергә кирәк

«Казанда дүрт Магистраль урамы бар», – ди, шагыйрь.

Язучы, драматург Әхәт Гаффарның каберенә таш кую чарасында шагыйрь, ветеринария фәннәре докторы, профессор Рифат Җамал исемнәрне мәңгеләштерү проблемасын күтәрде.

«Кичә Буага барганда яшь шагыйрьләр әйтә: «Казанда дүрт Магистраль урамы бар икән. Берсе урынына ялгыш икенчесенә киткәнмен», – ди.

«Соңгы вакытта сәнгать әһелләренә, халкыбызның уллары-кызларына зур игътибар бирелә. Бу әйбер бигрәк тә районнарда күтәрелә. Азнакайда, Мөслимдә, Актанышта шундый матур итеп эшләгәннәр. Актанышта булганыгыз бардыр инде.

Урамнарны үзебезнең кешеләрнең исемнәре белән атарга кирәк. Райондагы бер җырчы дустым әйтә: «Миңа урам исеме бирер өчен әллә ничә ел вакыт узды», – ди. Әйтерсең, ул шулкадәр зур проблема. Әлбәттә, Пушкинны Тукайга алмаштырып булмый. Ләкин районнарда шулкадәр күп урам исемнәре бар. Үзебезнең авылда да Мәскәү урамы, ә авылда өч Хезмәт Герое һәм Бөек Ватан сугышы Герое бар. Аларның берсенең дә исеме юк», – ди Рифат Җамал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100