news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы, драматург Әхәт Гаффар каберенә таш куелды

Әхәт Гаффар 2021 елның 1 гыйнварында 72 яшендә вафат булган иде.

Язучы, драматург Әхәт Гаффар каберенә таш куелды
Энҗе Габдуллина

Язучы, атказанган сәнгать эшлеклесе Әхәт Гаффарның каберенә таш куелды. Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) 2021 елның 1 гыйнварында вафат булды. Ул «Курган» зират комплексында җирләнгән. Бүген язучыны, каберенә таш куелу уңаеннан, туганнары, язучы, шагыйрьләр искә алды.

ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова үзебезнең шәхесләрне үзебез күтәрергә кирәклеген әйтте.

«Бездән киткән шәхесләребезне хөрмәтләү, иҗатларын буыннардан буыннарга тапшыру – безнең һәрберебезнең дә бурычы. Әхәт абый һәрберебез күңелендә үзенең елмаю, ихласлылыгы, кешелеклеге белән саклана.

Әхәт абыйны озаткан көннәрдә үк кызлары белән киңәшләшеп, җитәкчем Әсгать Сәфәровка (Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе – Т-и иск.) таш кую фикерен җиткердем. Ул, әлбәттә, хуплап алды. Күпъеллар дәверендә сәнгать әһелләре, иҗат кешеләренә ярдәм итеп киләбез. Бу изге гамәл. Кызларына зур рәхмәт. Алар үзләре рәссамнар белән эшләделәр, без матди яктан ярдәм иттек», – диде Нурия Хашимова.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Татарстанның халык язучысы Равил Фәйзуллин белән Әхәт Гаффар райондашлар. Ул мәрхүмне «аның кешеләргә энә кадәр дә хөсетлеге тимәде» дип искә алды.

«Габделәхәт күпкырлы талант иде. Иҗаты зур, төрле жанрларда иҗат итеп карады. 1980 елларда яшь татар әдәбияты турында сүз чыкса, Әхәт Гаффар исемен әйтмичә калмыйлар иде. Аның холкы бәлки бик шома да булмагандыр, ләкин аның кешеләргә энә кадәр дә хөсетлеге булмады. Кешеләргә күләгә төшермәде. Эчке тәүфыйклылыгы, күңел байлыгы бар иде», – диде Равил Фәйзуллин.

Искә алуны Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Ирек Хафизов алып барды. Чарада Тукай премиясе лауреаты Ләбиб Лерон, ветеринария фәннәре докторы, профессор, шагыйрь Рифат Җамал, райондашлары һәм туганнары катнашты. «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәрхүм рухына дога кылды.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Әхәт Гаффарның кызы Ләйлә Гаффарова үзе һәм сеңлесе Сөмбел исеменнән таш куярга ярдәм итүчеләргә һәм искә алырга килүчеләргә рәхмәтләрен белдерде.

«Шушы яңгырлы һава торышында күпме кеше килүе безне бик сөендерә, әтине дә сөендерәдер. Ул «Олы юлның тузаны» җырын бик ярата иде. Кабер ташына язылган дүртъюллык әтинеке. Чыннан да сагындыра узганы. Безнең барыбызның да яшиселәр алда әле. Президент аппаратына, килгән һәммә кешегә зур рәхмәт», – диде Ләйлә Гаффарова.

  • Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) — язучы, драматург. 1948 елның 23 декабрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлагач, «Яшь ленинчы», «Социалистик Татарстан» газетасы һәм «Казан утлары» журналы редакцияләрендә эшли. «Әҗәт» (1972), «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981) әсәрләре танылу ала. «Иртәгә улың булам» (1977), «Җиләк вакыты бер генә» (1978), «Өч сорауга бер җавап» (1981), «Язлар моңы», «Соңгы ләкләк» (1980), «Бер картлыкта, бер яшлектә» (1981), «Мунча көне» (1982) пьесалары төрле театр сәхнәләрендә уйнала.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100