news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Саф» беренче балалар интернет радиосы туган көне уңаеннан концерт оештыра

«Саф» беренче балалар интернет радиосы туган көне уңаеннан концерт оештыра
Алсу Галимова фотосы

10 августта 10.00 сәгатьтә «Саф» татарча беренче балалар интернет радиосының беренче туган көнен бәйрәм итә. Радио хезмәткәрләре «Әкият» курчак театры каршындагы аланда «САФ һавада! САФ татарча!» дип исемләнгән балачак бәйрәменә чакыра.

«Җәйнең иң матур вакытында «САФ» балалар радиосы барлык тыңлаучыларын, дусларын, балаларны һәм аларның гаиләләрен чакыра. Бәйрәмдә радионың иҗат төркеме, тапшыру һәм сәхифә алып баручылары, балалар редколлегиясе катнаша. Радиода яңгыраган җырлардан концерт, тапшыру алып баручыларыннан остаханәләр, күмәк уеннар, җанлы аралашу көтелә», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә радионың координаторы һәм мөхәррире Алсу Галимова.

Концертның махсус кунагы – җырчы Илгиз Шәйхразиев. Программада: китап сату урыннары, тәм-томнар белән сыйлану булачак.

Бәйрәм программасы:

  • 09.30 – «САФ» радио плейлисты уйный.
  • 09.45 – Радио дуслары ди-джей Илзия һәм алып баручыбыз Илфак килүчеләрне «кыздыра» башлыйлар.
  • 10.00 – Бәйрәм чарасы, күмәк уеннар һәм остаханәләр эше башлана.
  • 10.00 – 10.30 «Табигать балалары» остаханәсе (җитәкчесе: Гөлнур Фәхруллина). Темасы: «Янартау» (3-9 яшь);
  • «Сәләт-Бәләкәч» остаханәсе (җитәкчесе: Салихова Аделя) Темасы: Открытка ясау (3-6 яшь);
  • «Бөрлегән» остаханәсе (җитәкчесе: Айгөл Әюпова). Темасы: Бармак уеннары, юаткычлар (0-3 яшь)
  • 10.30 – 11.00 «Авазлар иленә сәяхәт» остаханәсе (җитәкчесе: Динара Файрушина). Темасы: Татар теле авазлары белән танышу» (4-8 яшь)
  • «Гыйлем илендә» остаханәсе (җитәкчесе: Айдар Шәйхин) (6-12 яшь)
  • «Сабыйлар» остаханәсе Темасы: «Бишектән үстерү» (0-3 яшь)
  • 11.00-11.30 «Китап корты» остаханәсе (җитәкчесе: Динә Сабирҗанова) Темасы: «Мин - язучы!» (6-12 яшь)

Бәйрәм Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе район администрацияләре ярдәме белән үткәрелә.

Балалар өчен татар телендә «Саф» радиосы узган елның 1 июнендә эшли башлады. Аны интернетта saf-radio.ru сайтында тыңларга мөмкин. Радиода тәүлек буена балалар өчен татарча җырлар, татар классик музыкасы, шигырьләр, әкиятләр, әдәби әсәрләр, татарча радиоспектакльләр һәм кызыклы тапшырулар яңгырый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100