news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар өчен татар телендә «Саф» радиосы эшли башлады

«Төп максатыбыз – балалар өчен татар телендә сыйфатлы, кызыклы, файдалы контент булдыру», - диде Алсу Хәбибуллина.

Балалар өчен татар телендә «Саф» радиосы эшли башлады
"Саф" радиосы сайтыннан скриншот

Балалар өчен татар телендә «Саф» радиосы эшли башлады. Аны интернетта saf-radio.ru сайтында тыңларга мөмкин. Радиода тәүлек буена балалар өчен татарча җырлар, татар классик музыкасы, шигырьләр, әкиятләр, әдәби әсәрләр, татарча радиоспектакльләр һәм кызыклы тапшырулар яңгырый.

«Статистика буенча, дүрт мең ярымнан артык уникаль тыңлаучыбыз бар. Соңгы арада тыңлаучыларыбыз арта башлады. Төп тыңлаучыларыбыз – Татарстанда яшәүчеләр. Шулай ук Россия төбәкләрендә, Төркия, Испания, Германия, Гарәп Әмирлекләрендә, Америкада да тыңлыйлар. Төп максатыбыз – балалар өчен татар телендә сыйфатлы, кызыклы, файдалы контент булдыру», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә радионың PR белгече Алсу Хәбибуллина.

Аның әйтүенчә, хәзер музыкаль һәм әдәби контент туплау, яздыру, татар балалар бакчалары, мәктәпләр, музыкаль мәктәпләр белән элемтәгә чыгу эше бара. «Музыкаль мөхәрриребез Чулпан Яркәева радионың контентына татар классик музыкасын да кертүне максат итеп куйды. Шуңа күрә радиода Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин композицияләре дә яңгырый. Балалар өчен яздырылган җырларны туплау, авторлык хокуклары мәсьәләләрен хәл итәбез», - диде ул.

Радиода төрле тапшырулар чыга. Мәсәлән, «Безнең табиб» тапшыруын танылган педиатр Илдус Лотфуллин белән әзерлиләр. «Тапшыруда табиб ата-аналардан һәм балалардан килгән сорауларга җавап бирә. Тапшыруларга балаларны да җәлеп итә башладык. Айсылу Леронның кызы Фәридә Гатина «Гөлбакча» тапшыруын алып бара, ул анда үзләренең яшьтәшләрен дә чакыра. Мәрьям Җаббарова «Белмәмеш» сәхифәсен әзерли», - дип аңлатты PR белгеч.

Тапшыруларны әзерләүгә тәҗрибәле белгечләр һәм экспертлар җәлеп ителгән. «Алар арасында: психология фәннәре кандидаты Люция Закирҗанова, биология фәннәре кандидаты Гөлнур Фәхруллина, педиатрия доценты, табиб Илдус Лотфуллин, логопед, нейропсихолог, тәрбиячеләр, укытучылар бар. Хәзерге вакытта «Гаилә» мәчете белән дини темага тапшырулар әзерлибез. Спорт, фән турында да тапшырулар ниятлибез», - ди ул.

«Әлегә без радиодан керем алмыйбыз, тапшыруларны төрле студияләрдә яздырабыз. FM ешлыкка чыгу теләге бар, ләкин бу әле шушы арада гына хәл итә алырдай мәсьәлә түгел. Эшләргә иң кулай буларак, интернет-радио форматын сайладык», - диде Алсу Хәбибуллина.

  • Радиода барлыгы 16 даими сәхифә эшләп килә: «Белмәмеш» (3+), «Әкият иленә сәяхәт» (0+), «Хәерле иртә» (0+), «Кара-каршы» (20+), «Безнең табиб» (3+), «Гөлбакча» (6+), «Авазлар иленә сәяхәт» (3+), «Табигать балалары» (3+), «Кунакханә» (20+), «Бөрлегән» (0+), «Без-без-без идек» (12+), «Китапханә» (6+), «Афиша» (6+), «Гаилә көндәлеге» (6+), «Һөнәр» (6+), «Сәфәри» (6+).

Алсу Хәбибуллина бүгенге көндә иганәчеләр, партнерлар эзләү белән мәшгуль булуларын әйтте. Проектның җитәкчесе - Марат Галимов. Ул техник һәм оештыру мәсьәләрен үз өстенә алган. Алсу Галимова - проектның координаторы, мөхәррире, Гөлназ Гарипова-Дениз - әдәби мөхәррир, Чулпан Яркәева - музыкаль мөхәррир, Айгөл Хамматова - SMM белгеч, Алсу Хәбибуллина - PR белгеч.

Радиода төрле яшьтәге балалар, әти-әниләр өчен мәгълүмати, тәрбияви, файдалы һәм күңел ачу контенты яңгырый. Алсу Хәбибуллина әйтүенчә, башлап җибәрү өчен беренчел контент әзерләнгән, хәзер сыйфат арттыруны максат итеп куйганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100