news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабурская: Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү өчен барысын да эшлибез

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде.

«Өлешчә мобилизация һәр гаилә өчен көтелмәгән хәбәр булды. Һәр гаиләгә ярдәм күрсәтү өчен без барысын да эшлибез. Мобилизацияләнүчеләр гаиләләре өчен борчыла, гаиләләр хәрбиләр өчен борчылып тора. Без аларның барлык сорауларына да 24 сәгать эчендә җавап бирергә тырышабыз. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрен контрольгә алырга, ярдәм итәргә дип районнарга да хатлар яздык», – диде ул.

Ул күпчелек районнарның гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтелүен әйтте.

«Утыз район мәктәптә һәм балалар бакчасында мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен түләүсез ашату оештырылуын хәбәр итте. Шулай ук түгәрәкләргә түләүсез йөреп була. 23 районда түләүсез психологик ярдәм күрсәтелә. Хатын-кызларга эш табу буенча ярдәм күрсәтелә. Авылда эш күп, анда да волонтерлар ярдәм итә», – дип аңлатты ул. 

Ул шулай ук мобилизацияләнүчеләргә дә һәрдаим ярдәм күрсәтелүен ассызыклады. «Мобилизацияләнүчеләрнең сорауларын хәл итү өчен барлык ведомстволар эшкә алына. Чәчтарашлар кирәк дигән мөрәҗәгать килде. «Казан Экспо»га волонтер чәчтарашлар җибәрелде», – диде ул.

Ул өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган ир-атларның балигъ булмаган балаларына 20 мең сум түләү биреләчәген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100