news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлешчә мобилизацияләнүчеләрнең балаларына 20 мең сумлык түләү киләсе атнада бирелә башлый

Татарстанда өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган ир-атларның балигъ булмаган балаларына 20 мең сумлык түләү киләсе атна башында бирелә башлый

Бу хакта Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында узган очрашуда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Бу гаиләләрне барлау процессы автоматлаштырылмаган. Оператив рәвештә эшләү өчен, бу атнада һәр гаиләне йөреп чыгабыз. Гаиләләргә документлар пакетын: белдерү кәгазе (уведомление) һәм гариза бланкы тапшырабыз. Районнарда гаризаларны тутыру буенча эш тәмамланды, Казан һәм Чаллы гына калды. Бу атнада гаиләләрдән мәгълүматны җыеп бетерәчәкбез. Киләсе атна башында беренче түләүләр булачак», – дип сөйләде министр. 

Аның сүзләренчә, гаризада мобилизацияләнгән ир-атның үзенең һәм баласының исеме, гаилә әгъзасының банктагы счет номеры күрсәтелә. Гаризаны баланың туу таныклыгы белән Республика матди ярдәм үзәгенә тапшырырга кирәк.

«Белешмә кәгазендә эш графигы һәм һәм һәр хатын-кыз өчен кабул итү вакыты күрсәтелә. Баласы булган һәр гаилә ул үзәкнең кайда урнашканын белә», – дип сөйләде ул. 

Ул шулай ук гаризада элемтәгә керү өчен телефон номерын яки электрон почтаны күрсәтергә дә киңәш итте. Сораулар туган очракта, белгечләр ул гаилә белән элемтәгә чыгачак. Министр баланың фамилиясен язганда игътибарлы булырга өндәде. 

  • Әлеге ярдәмне алу буенча сораулар туган очракта 8 800 600 0000 номерына мөрәҗәгать итеп була. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100