news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сабантуй» журналы 7-14 яшьлек балаларга журналистика буенча онлайн дәресләр бирәчәк

«Мин журналист булам!» проекты дәресләре һәр җомгада көндезге 14:00 сәгатьтә башлана. Аларны күренекле татар журналистлары алып барачак.

«Сабантуй» журналы 7-14 яшьлек балаларга журналистика буенча онлайн дәресләр бирәчәк
Солтан Исхаков

2023 ел дәвамында «Сабантуй» журналы 7-14 яшьлек балаларга журналистика буенча онлайн дәресләр бирәчәк.

Балаларга өстәмә белем бирү «Ихлас» мультимедиа мәктәбе проекты кысаларында оештырыла. Бу турыда бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

«Без «Мин журналист булам!» проектын башлап җибәрдек. Дәресләрдә балалар язмаларга башисем куярга өйрәнәчәк, журналистика жанрлары белән танышачак, радиода, телевидениедә, басма матбугатта эшләү форматларын беләчәк. Укулар атна саен ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Каникулларда дәресләр булмаячак», - диде «Сабантуй» журналының әдәби мөхәррире, «Мин журналист булам!» проекты җитәкчесе Рамилә Уваева.

Рамилә Уваева

Фото: © Солтан Исхаков

«Мин журналист булам!» проекты дәресләре һәр җомгада көндезге 14:00 сәгатьтә башлана. Аларны күренекле татар журналистлары алып барачак. Укулар гыйнвар аенда башланып киткән. Беренче дәресне «Татарстан» телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар җитәкчесе Миңназыйм Сәфәров алып барган. Икенче дәрескә «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» электрон газетасы баш мөхәррире Рәмис Латыйпов, ә өченче дәрескә – «ТНВ» телеканалында «Манзара» тапшыруы җитәкчесе Илдар Кыямов килгән.

Иртәгә, 10 февральдә узачак дәрескә «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов чакырылган.

«Дәресләрнең төп кыйммәте – ул тере журналист белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге. Укучылар дәрес вакытында бик күп сораулар бирә. Бигрәк тә Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Әлки районнары, Казан шәһәре балалары актив», - диде Рамилә Уваева.

Балаларга өстәмә белем бирү чарасына «Zoom» платформасы аша дөньяның төрле илләреннән кушылырга мөмкин. Дәресләргә кушылу, үткән дәресләрнең видеоязмаларын карау, дәресләр турында мәгълүмат белән танышып бару өчен «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә язылырга кирәк.

Бу яңа проект « Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100