news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Фәйзуллина: «Ихлас» мультимедиа мәктәбе балаларда татар теленә кызыксыну уята

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары быел балалар өчен татар телендә онлайн форматта мультимедиа мәктәбе оештырып җибәргән.

Зилә Фәйзуллина: «Ихлас» мультимедиа мәктәбе балаларда татар теленә кызыксыну уята
Солтан Исхаков

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина «Ихлас» мультимедиа мәктәбенең балаларда татар теленә кызыксыну уятуын белдерде.

Бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә журналистлар балалар өчен оештырылган татарча «Ихлас» мультимедиа мәктәбе белән танышты. «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары быел балалар өчен татар телендә онлайн форматта мультимедиа мәктәбе оештырып җибәргән. Балаларга өстәмә белем бирү чарасына «Zoom» платформасы аша дөньяның төрле илләреннән кушылырга мөмкин.

«Бүген кече яшьтәге балалар күп очракта татар телендә иллеләп сүз белә. Бу аяныч хәлдән чыгу өчен «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакцияләре хезмәткәрләре язучылар, укытучылар, журналистлар белән берлектә яшь буынга интерактив дәресләр аша туган телгә кызыксыну уятырга булды. Без төрле темаларга онлайн дәресләр әзерлибез», - диде Зилә Фәйзуллина.

«Мәктәп программасы», балаларның яшьләренә карап, дүрт төрле юнәлешкә бүленгән. 3-6 яшьлекләр өчен атнага берәр тапкыр «Күңелле әлифба» (барлыгы 37 сәгать) һәм «Тылсымлы рәсем» (барлыгы 48 сәгать) дәресләре булачак. «Күңелле әлифба» уен аша хәреф танырга, ә «Тылсымлы рәсем» - балалар бакчаларындагы программа буенча төрле темаларга рәсемнәр, кул эшләнмәләре ясарга өйрәтәчәк.

7-14 яшьлек балалар өчен атнага 1 тапкыр «Мин журналист булам!» (барлыгы 24 сәгать) һәм айга бер тапкыр «Балачак әдипләре» (барлыгы 12 сәгать) дигән дәресләр көтелә. «Мин журналист булам!» дәресләрен күренекле татар журналистлары алып барачак. «Балачак әдипләре» дәресләрендә язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар көтелә. Очрашуларга Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Ленар Шәех, Йолдыз Шәрәпова, Рифат Сәлах, Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин һәм башка танылган шәхесләр чакырылачак.

Дәресләргә кушылу, үткән дәресләрнең видеоязмаларын карау, дәресләр турында мәгълүмат белән танышып бару өчен «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә язылырга кирәк.

Бу яңа проект «Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100