news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сәйдәш. Йокысызлык» спектаклен куючылар композитор яшәгән чорны тудырырга вәгъдә итә

Лабиринт жанрында язылган спектакль татар композиторы Салих Сәйдәшевнең эчке кичерешләренә корылган.

«Сәйдәш. Йокысызлык» спектаклен куючылар композитор яшәгән чорны тудырырга вәгъдә итә
Рамил Гали

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Сәйдәш. Йокысызлык» спектаклен куючылар тамашачыларны композитор Салих Сәйдәшев яшәгән XX гасыр чоры мохитенә алып керергә вәгъдә бирде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сөйләде.

«Бу спектакльдә Сәйдәшнең башындагы уйлары, аның карашы, халәте урын ала. Салих Сәйдәшевнең музеенда төзекләндерү эшләре бетеп җитмәгән, куеласы спектакльнең кайбер мизгелләре анда да булырга тиеш иде. Театр бинасындагы мохит тә икенче яктан ачылыр дип уйлыйм. Мондый спектакльнең татарда булганы юк иде әле», — диде ул.

Спектакльнең авторы Луиза Янсуар Сәйдәш белән бәйле архив документлары, аның биографиясе сөйләнмәячәген әйтте. «Эш процессында бу материаллар белән танышып чыктык. Шәхесне тирәнрәк өйрәнгән саен ак тапларның күплеге ачыкланды. Сораулар өстәлә барды. Асылда, без сораулар күбрәк булган юнәлешләрне алдык һәм ул сорауларга үзебезчә җавап бирергә тырыштык», — диде автор.

Автор спектакльне тулы бер иҗат кешесе һәм дәвер шәхесенең фигурасы турында сөйләргә омтылыш булуын, аның күпмедер дәрәҗәдә гомумиләштерелеп бирелүен искәртте. «Без анда үзебезнең эзләнүләрне, бәргәләнүләрне дә күрә алабыз. Классик мирас булып эзе калган шәхесләр масштаблылыгы белән кадерле һәм әһәмиятле. Спектакльнең башыннан ахырына кадәр кеше кадере турында уйланачакбыз», — диде Луиза Янсуар.

«Яңа иҗатчылар, моңнар килә. Сәйдәш моңы миңа әбием моңнары аша сеңгән. Үземне белә башлаган вакытта ук Сәйдәш минем өчен беркайчан да какшамас, татар мәдәниятенең йөзен, асылын тәшкил иткән моң. Ул кайчан да булса актуаль булудан туктар дип уйламыйм. Кеше аның аша мәдәниятнең яңа яссылыкларын ача», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Салих Сәйдәшев һәм аның иҗаты, дусты — драматург Кәрим Тинчурин театр белән тыгыз бәйләнгән. Пьесаны җәйдән яза башладык, без аны төрле алымнар белән башкарып карадык. Салих Сәйдәшевнең биографиясе, иҗат сәхифәләренә дә мөрәҗәгать иттек. Бу җәһәттән Салих Сәйдәшев музее директоры Эльвира Низаметдинова ярдәм итте. Спектакль башланганчы музей хезмәткәрләре белән фойеда күргәзмә дә күрсәтеләчәк», — ди автор.

«Сәйдәш. Йокысызлык» — спектакль-лабиринт. Авторлары — Луиза Янсуар һәм Резедә Гарипова. Режиссер — Резедә Гарипова.

Вакыйгалар сәхнәдә генә түгел, театрның башка урыннарында да бара. Бөек композитор биографиясе һәм иҗатындагы нинди лабиринтлар буйлап йөргәнебез юк? Ул лабиринтлар аша узганнан соң, инде элеккеге була алырбызмы? Спектакль тойгылар дөньясына чакыра: кеше, дәвер, галәм кайсы ноктада кисешә? Аларның мәңгелек биюе безнең йөрәк аша узып, нәрсә җимерә һәм нәрсә тудыра ала? «Сәйдәш. Йокысызлык» — беренче чиратта, әнә шул сорауга җавап эзләү. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100