news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры тамашачыларга караганда актерлар күбрәк булган спектакль куя

«Сәйдәш. Йокысызлык» спектакленең авторлары — Луиза Янсуар һәм Резедә Гарипова.

Тинчурин театры тамашачыларга караганда актерлар күбрәк булган спектакль куя
Рамил Гали

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 16 декабрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Сәйдәш. Йокысызлык» дип исемләнгән спектакль куелачак. Спектакль-лабиринтта барлыгы 31 актер һәм 15 тамашачы катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов сөйләде.

«Актерлар төрле мәйданчыкларда булачак. Луиза Янсуар белән Резедә Гарипова тудырган спектакльдә тамашачы белән артистны аерып та бетерә алмассыз. Кемдер үзен „мин дә уйныйм“ дип хис итәчәк. Үзегезне куелуның бер өлеше итеп тоярсыз. Һәр кеше үзенә бер образ сайлар», — диде директор.

Резедә Сәләхова лабиринтта уйнауны үзенчәлекле куелыш дип атады. «Иң мөһиме — тамашачының адашмавы. Спектакльдә диалоглар юк. Монда һәр фраза астында бишәр катлам астөшермә бар. Тамашачыларга бераз гына булса да аның трагедиясен, моңын бирә алсак, максатыбызга ирешәчәкбез», — диде билгеле тарихи шәхеснең хәләл җефетен уйнаучы актриса.

«Без, яшьләр, яңалыкларга һәм экспериментларга ачык халык. Спектакльдә катнашучы Ләлә апа Миңнуллина безгә 45 ел эшләү дәверендә лабиринт жанрында беренче тапкыр роль җанландыруын әйтте. Ул аны кызыксынып күзәтә. Бу жанр өлкән буын актерларыбызга да ошый. Монда „дүртенче дивар“ юк, чөнки тамашачы безнең арада йөри. Йөз процент табигый булырга тырышачакбыз», — ди Резедә Сәләхова.

Актер Рөстәм Гайзуллин лабиринт жанрындагы спектакльдә мичкәдә утыручы ир-атны уйнавын әйтте. «Тамашачының нинди хис-кичереш күрсәтәсен белеп булмый. Хәзерге заман кешесенең Сәйдәш иҗатына мөкиббән китеп, бары тик аның музыкасын гына тыңлый дип әйтә алмыйм. Әмма безнең премьераны караганнан соң, иманым камил, Сәйдәшев музыкасына игътибар артыр», — диде ул.

Фәнис Мөсәгыйтов бүгенге көннән башлап билетлар калмавын искәртте. «Спектакльнең үзенең тәртипләре бар. Тамашачылар артистлар белән бер дулкында булып, аларны тоеп, якыннан күрә алачак. Үзегезне шушы вакытта булган төсле хис итәчәксез. Уңайлы аяк киеменнән килү сорала», — диде Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры.



Галерея: «Сәйдәш. Йокысызлык» спектакленә багышланган очрашудан фоторепортаж

«Сәйдәш. Йокысызлык» — спектакль-лабиринт. Авторлары — Луиза Янсуар белән Резедә Гарипова. Режиссеры — Резедә Гарипова.

Вакыйгалар сәхнәдә генә түгел, театрның башка урыннарында да бара. Бөек композитор биографиясе һәм иҗатындагы нинди лабиринтлар буйлап йөргәнебез юк? Ул лабиринтлар аша узганнан соң, инде элеккеге була алырбызмы? Спектакль тойгылар дөньясына чакыра: кеше, дәвер, галәм кайсы ноктада кисешә? Аларның мәңгелек биюе безнең йөрәк аша узып, нәрсә җимерә һәм нәрсә тудыра ала? «Сәйдәш. Йокысызлык» — беренче чиратта, әнә шул сорауга җавап эзләү. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100