Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Сәлам» уку әсбаплары дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертү өчен тулысынча әзер
Лилия Әхмәтҗанова әйтүенчә, «Адымнар» полилингваль мәктәпләр өчен яңа дәреслекләр эшләнә.
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Сәлам» уку әсбаплары дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертү өчен тулысынча әзер. Бу хакта Дәүләт Советында ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова хәбәр итте.
«1-4 сыйныфлар өчен дәреслекләр ТР Фәннәр Академиясе сайтында урнаштырылды. 1 сыйныф өчен „Сәлам“ уку әсбаплары дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертү өчен тулысынча әзер, тик заявкалар бары тик 20 февральдән 20 апрельгә кадәр кабул ителә. Туган тел буларак татар теле һәм дәүләт теле буларак татар теле дәреслекләрен федераль исемлеккә кертү өчен гаризалар тапшырылачак», — диде Лилия Әхмәтҗанова.
Ул, шулай ук, туган татар әдәбияты, татар телендә әдәби уку предметы буенча укыту-методик әсбаплар эшләнүен әйтте. «КФУ базасында тагын бер линейка дәреслекләр эшләнә. Телне бөтенләй белмәгәннән алып, камил белүчеләргә исәпләнгән дәреслек. Бу „Адымнар“ полилингваль мәктәпләр өчен эшләнә торган дәреслек», — диде идарә башлыгы.
Лилия Әхмәтҗанова туган телдә белем бирүче һәм рус телендә белем бирүче учреждениеләр өчен башлангыч төп һәм урта гомуми белем бирү буенча үрнәк укыту программалары эшләнгәнен әйтте. «Федераль укыту-методик берләшмә карары белән ул программа федераль реестрга кертелде. Туган татар әдәбияты, татар телендә әдәби уку предметлары буенча үрнәк укыту программалары эшләнде һәм экспертиза үтә», — дип белдерде.
Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм республикада башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт программасы эшләнгән. «Программаның финанслау күләме Татарстан бюджетыннан 1 миллард 39 миллион сум тәшкил итә», — диде Лилия Әхмәтҗанова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз