news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләренә татар теленнән яңа дәреслекләр октябрь азагына кайтырга тиеш

1-4, 10-11 сыйныфларга татар теле дәреслекләрен алу өчен министрлыкка 16,3 млн сум өстәмә акча бүлеп бирелгән.

Татарстан мәктәпләренә татар теленнән яңа дәреслекләр октябрь азагына кайтырга тиеш
Рамиль Гали

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мәктәпләренә татар теленнән яңа буын дәреслекләр октябрь азагына кайтыр дип көтелә. Бу хакта Дәүләт Советында ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова хәбәр итте.

Яңа дәреслекләр, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, Министрлар Кабинеты Боерыгы белән, башлангыч һәм урта гомуми белем баскычында туган татар телен өйрәнү өчен укыту-методик базаны тулаем яңарту йөзеннән эшләнгән. «1-4, 10-11 сыйныфларга татар теле дәреслекләрен алу өчен министрлыкка 16,3 млн сум өстәмә акча бүлеп бирелде. Октябрь азагына кадәр әлеге әсбаплар уку йортларына кайтыр дип ышанабыз», — диде Лилия Әхмәтҗанова.

«Дәреслекләрдә авыр методика дигән сүзне күп ишетә киләбез. Яңа буын дәреслекләр грамматик түгел, ә бәлки, культурологик сөйләм һәм фикерләү юнәлешендә эшләнүе белән аерылып тора», — дип белдерде Милли мәгариф идарәсе башлыгы.

Аның сүзләренчә, татар телендә мәктәпкәчә белемне камилләштерү максатыннан, балалар бакчаларына Татарстан китап нәшрияты һәм «Уен» ҖЧҖ эшләнгән уенчыклар кайтарылачак. Укыту комплектларын сатып алу өчен 6 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. «Ноябрьдә бу методик әсбаплар балалар бакчаларына кайтып ирешер дип ышанабыз», — диде Лилия Әхмәтҗанова.

Ул татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү эшенә дә тукталды. Быел башлангыч мәктәп өчен 38 уку әсбабын федераль исемлеккә кертү өчен республика бюджетыннан 21 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Татарстан китап нәшрияты бу дәреслекләрне исемлеккә кертү буенча әзерлек эше бара.

«2021 елда, төп гомуми белем бирү өчен 30 укыту-методик комплектны әзерләү һәм 2022 елда федераль исемлеккә кертү өчен, 16 млн сум акча кирәк булачак», — диде идарә башлыгы. Ул физкультура, музыка һәм хезмәттән 21 дәреслекне әзерләү, 2023 елда федераль исемлеккә кертү өчен 6 млн 200 мең сум акча кирәк булачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100