Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәламәтлек саклау министрлыгы: Чаллыда әнисе яралаган балага куркыныч янамый
Имгәнгән малайны Казанга Республика балалар клиник хастаханәсенә китерделәр.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). 6 октябрьдә Чаллыда 32 яшьлек әни кеше пычак белән яралаган малайның гомеренә куркыныч янамый. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Малайны Чаллыдан Казанга Республика балалар клиник хастаханәсенә реанимобильдә китергәннәр. Пациентны Балалар республика клиника хастаханәсе реанимация хезмәтенең җитәкчесе һәм табиб-анестезиолог озата килгән. Хәзерге вакытта малай реанимациядә ята. Ул аңында, баланың гомеренә куркынычы янамый», - дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Хәзер Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары кирәкле чаралар комплексын үткәрә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Чаллыда 6 октябрьгә каршы төндә хатын ире белән бәхәсләшкән һәм ире өйдән чыгып киткән.
Шуннан соң хатын-кыз пычак ала һәм берничә тапкыр балаларына кадый, ә соңыннан үз-үзенә кул салырга омтыла. Кечесе, ике яшьлек малай, шунда ук урында вафат була. Табиблар балаларның олысын дәвалый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз