ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Бер улын үтергән, икенчесен яралаган Чаллы хатыны хастаханәдә тоткарланган

8 октябрь 2019, 13:32

Хәзерге вакытта хатын-кызны кулга алу мәсьәләсе хәл ителә.

(Чаллы, 8 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда бер малаен үтергән, икенчесен каты яралаган хатын-кызны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе палатасында ук тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Чаллыдагы бүлегеннән хәбәр иттеләр.

«Тикшерү комитеты вәкилләре бер баласын – үтерүдә, икенчесен үтерергә омтылуда шикләнелүче 32 яшьлек Альбина Исмәгыйлеваны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе палатасында ук (кичә аңа операция ясадылар) тоткарлады. Хәзерге вакытта хатын-кызны кулга алу мәсьәләсе хәл ителә», - дип белдерделәр Тикшерү комитетында.

Агентлыкка билгеле булганча, тоткарлаганнан соң Исмәгыйлеваны махсус палатага урнаштырганнар, ул хәзер сак астында.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10