news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәидә Мөхәммәтҗанова: «Татарча диктант» тел кагыйдәләрен искә төшерү мөмкинлеген бирә

Яшь җырчы татар теле грамматикасы бүлеге кергән китапны укуын әйтте.

Сәидә Мөхәммәтҗанова: «Татарча диктант» тел кагыйдәләрен искә төшерү мөмкинлеген бирә
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Голос» телепроекты финалисты, җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова фикеренчә, «Татарча диктант» акциясе татар теленең кагыйдәләрен, грамматика, лексикасын искә төшерергә зур мөмкинлек бирә.

«Бу акциядә икенче тапкыр катнашам. Бер елны мәктәбемдә үзем дә диктор булдым. Мондый акцияләр кирәк, алар елына ике-өч тапкыр булсын иде. Мондый чаралар безне берләштерә», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Сәидә Мөхәммәтҗанова узган ел диктантны Милли китапханәдә язган. «Хаталар булмыйча калмый. Өемдә татар грамматикасы бүлеге кергән китап бар. Кагыйдәләрне укып, карап чыгам һәм истә калдырырга тырышам. Әсәрләрне сирәк укыйм, чөнки ике уку йортында белем алам, иҗат белән дә шөгыльләнәм, вакытым җитми», — диде җырчы.

Сәидә Мөхәммәтҗанова «Татарча диктант» акциясе тәмамлангач, Туган тел җырын башкарды.

Быел акция алтынчы тапкыр уза. Ул ел саен берьюлы Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырыла. Чарада һәр теләгән кеше бушлай катнаша ала.

Акция татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән.

Татарстан һәм Башкортстан республикалары өчен — 10 сентябрь, Россия Федерациясе төбәкләре өчен — 11 сентябрь, чит илләр өчен — 12 сентябрь диктант язуның төп көне итеп билгеләнгән. Төп мәйданчык КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында иде. Диктантны КФУ профессоры, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина укыды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100