news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәидә Мөхәммәтҗанова: «Китап» радиосының FM ешлыгына чыгуы - күрмәүче кешеләргә бүләк

Яшь җырчы радионы гаиләсе белән өйдә тыңлавын әйтте.

Сәидә Мөхәммәтҗанова: «Китап» радиосының FM ешлыгына чыгуы - күрмәүче кешеләргә бүләк
Солтан Исхаков

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Китап» радиосы Казанда 98,6 FM ешлыгында эшли башлады. «Голос» телепроекты финалисты, җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова радионың ешлыкта яңгыравы күрмәүче кешеләр өчен зур бүләк булуын әйтте.

«Китап» радиосының йөзе булуым булуына бик сөендем. Монда көйләр генә түгел, шигырьләр, күләмле әсәрләрдән өзекләр тыңлап була. Безнең арада күрмәүче кешеләр дә бар, минемчә, бу алар өчен икеләтә бүләк», — диде ул матбугат очрашуында.

Сәидә «Китап» радиосын өйдә аш-су бүлмәсендә гаиләсе белән тыңлавын сөйләде. «Кызганыч, хәзерге вакытта әдәбиятны сирәк укыйм, чөнки ике уку йортында белем алам», — диде ул.

«Радио турында төрле төбәкләрдән сорап язучылар күп булды. «Китап”ны мобиль кушымта аркылы да тыңлап булуын аңлаттым», — диде җырчы.

news_right_1
news_right_2
news_bot