news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев: «Китап» радиосы яңа татар шәһәр мәдәниятен формалаштырачак

«Татмедиа» җитәкчесе сүзләренчә, радионы Яр Чаллы шәһәренең FM ешлыгында ачу планлаштырыла.

Айдар Сәлимгәрәев: «Китап» радиосы яңа татар шәһәр мәдәниятен формалаштырачак
Солтан Исхаков

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе «Китап» радиосы яңа татар шәһәр мәдәниятен, мохитен формалаштырачак, дип саный.

«Китап» радиосының FM ешлыкта барлыкка килүе — зур хезмәт. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да ярдәме зур булды. Әдәби радиостанция — татар теле, мәдәнияте үсешенең яңа юнәлеше. Радио гасырлар буена Казанда яшәгән татар зыялыларының терәк-таянычы да», — диде ул матбугат очрашуында.

Айдар Сәлимгәрәев «Китап» ның татар әдәбиятына ярдәме зур булыр дип саный. «Сер түгел, язучының иҗатын аудиториягә җиткерү авыр. Радиостанцияне булдыру халыкны арттырырга, тыңлаучы һәм иҗади кешеләр арасындагы араны якынайтырга мөмкинлек бирәчәк. Без үзара хезмәттәшлекнең төрле форматларын үстерәчәкбез», — диде ул.

«Хәзер ешлыклар күп түгел. Халык татар җырларына, татар әсәрләренә мохтаҗ. „Китап“ радиосын Яр Чаллыда да FM ешлыгында ачарга җыенабыз», — диде Айдар Сәлимгәрәев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100