news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәүдә челтәрләре сөт ризыклары хакын 80 процентка кадәр арттыра – министрлык

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов сүзләренчә, бәя арту Татарстаннан гына тормый.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары сөт ризыклары хакын арттырып саткан берничә кибет челтәрен мисал итеп китерде.

“Сәүдә челтәрләре бездән кабул иткән продукциянең бәясен арттыра. Бу – башка сыймый торган хаклар. Алар үзләренә 80 процентка кадәр файда эшли”, – диде урынбасар “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, кибетләргә кертә торган продукциянең бәясе үсү Татарстаннан гына тормый.

“Әйтик, бүген капларга тутырылган 2,5 процентлы сөтне “Яшел Үзән сөт комбинаты”, күмәртәләп, 32, 69 сумга җибәрә. Шул ук сөтне “Лента” 50 сумга, “Эссен” - 46,80, “Магнит” 42,30 сумга сата. Өстәмә хак (наценка) “Лента”ныкы – 53, “Эссен”ныкы - 43, “Магнит”ныкы 29 процент.

15 % майлылыктагы каймакның килосын шул ук комбинат 93 сумга бирә. “Лента” – 172, “Эссен” -155, “Магнит” – 159 сумга сата. Өстәмә хак “Лента”ныкы - 84, “Эссен”ныкы – 66, “Магнит”ныкы 70 процент. Уйлап карагыз сез, 84 процентка арттырып саталар бит!

Колхозчының 20 сумлык сөте менә нинди бәяләргә менеп җитә”, – диде Нәҗип Хаҗипов.

Министр урынбасары “Татар-информ”га шул ук вакытта сөт-май заводларында товар тулып ятуын да искәртте.

“Сөт-май заводларында да бүген товар күп. 700 тонна сыр, 72 процентлы 1500 тонна атланмай, 2370 тонна коры майсыз сөт сатылмыйча ята”, – диде ул. "Татар-информ" алдарак Рөстәм Миңнехановның сөт бәяләре буенча Медведевка язган хатына җавап килүе турында хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100