news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рүзәл Йосыпов: Флера Сафиуллина үзен кызганмыйча бирелеп эшләп, сәламәтлеген какшатты

Рүзәл Йосыпов: Флера Сафиуллина үзен кызганмыйча бирелеп эшләп, сәламәтлеген какшатты
Рамил Гали

Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Рүзәл Йосыпов әйтүенчә, күпсанлы дәреслекләр һәм сүзлекләр авторы, профессор Флера Сафиуллина бирелеп эшләп, сәламәтлеген какшаткан булган.

«Исән чагында кешеләрнең кадерен белеп бетерә алмыйбыз. Без кешене үлгәч кенә искә төшерәбез. Мин бик күп галимнәрне беләм, ләкин Флера Сафиуллина кадәр эшләгән кеше юк. Үзен кызганмыйча, бирелеп эшләп, сәламәтлеген дә какшаткан дип уйлыйм. Шуңа күрә бераз иртәрәк китеп барды. Яшәгән булса, шулай ук, тау кадәр хезмәтләр язган булыр иде», - диде ул КФУда Флера Сафиуллинаның 85 еллыгына багышланган искә алу кичәсендә.

Рүзәл Йосыпов татар филологиясендә Флера Сафиуллина кадәр эшләгән кешене белмәвен әйтте. «Аның тормышы үзен аямыйча, югары әхлак сыйфатларына ия булуыннан һәм үзеннән соң якты эз, матур истәлек калдыруыннан гыйбарәт. Ул зур, тау кадәрле эшләр башкарды. Флераның тормыш-яшәешен, эшләрен шактый беләм. Мин аның белән лаборант булып эшли башлаганында таныштым. Хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп яшәдек», - диде ул.

«Татар теле фәнендә дәреслек, сүзлек, теоретик хезмәт, монографияләр чыгаруда фидакярләрчә хезмәт итте. Бу – феномен. Киләчәктә Флера Сафиуллинаның иҗатын өйрәнеп, кандидатлык, докторлык диссертацияләре якланыр, китаплар басылыр дип өметләнәм», - диде академик.

  • Флёра Сафиуллина (24.05.1938 - 6.12.2011) – галимә, татар теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төрки академиясенең хакыйкый əгъзасы. Синтаксис, тел белеме, чагыштырма грамматика, тел тарихы буенча студентларга лекцияләр укыган галим.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100