news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Руслан Сөләйманов: Таләпләрне үтәгән очракта Язучылар берлегенә дә керә аласың

Башкортстандагы татар язучыларын нигә Татарстанда Язучылар берлегенә алмыйлар? Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында үткән очрашуларда даими күтәрелгән тема кабаттан яңарды.

Руслан Сөләйманов: Таләпләрне үтәгән очракта Язучылар берлегенә дә керә аласың
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Язучы чыннан да лаек икән, вакыты җиткәч, Татарстан Язучылар берлегенә дә, Башкортстан Язучылар берлегенә дә керә», дип саный Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары секциясе җитәкчесе Руслан Сөләйманов Башкортстанда иҗат итүче татар язучыларын борчыган төп сорауларның берсенә – Татарстан Язучылар берлегенә әгъза буларак кабул ителмәве мәсьәләсенә җавап итеп.

«Язучылар берлегенең, Башкортстанныкы булсынмы, Татарстанныкы булсынмы, үз тәртипләре бар. Язучының кайсы да булса Берлеккә керергә теләге булырга мөмкин, ләкин бит теләк кенә җитми, ул таләпләрне үтәргә дә кирәк. Ул таләпләрне үтәгән очракта Татарстан Язучылар берлегенә дә, Башкортстан Язучылар берлегенә дә керә аласың», – ди ул.

Руслан Сөләйманов хәбәр итүенчә, Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары секциясендә 60лап язучы бар, тагын 60лап Язучылар берлегенә керә алырлык кеше бар.

Ул үзенең быел Татарстан язучылар берлегенә алыну шатлыгы белән уртаклаша. «Мине Татарстан Язучылар берлегенә яңа алдылар, бу әгъзалыкның нәрсә бирәчәген белмим, ул хакта уйламадым да», – ди ул. Ркаил Зәйдулла аңа: «Хәзер, Руслан, курыкмасаң да була – артыңда Казан тора», дигән.

Татарстандагы иҗат әһелләренең Башкортстандагы татар язучыларын Татарстан Язучылар берлегенә нигә алып-алмау турындагы фикерләрен «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова белеште.

«Уптым кермәкчеләр», яки Башкортстандагы татар язучыларын нигә Татарстанда алмыйлар

news_right_1
news_right_2
news_bot