news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Айгөл Әхмәтгалиева: Чын иҗат булганда, ул чикләрне белми

Башкортстандагы татар язучыларын нигә Татарстанда алмыйлар? Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев социаль челтәрдәге аккаунтында шушы теманы күтәреп чыкты. Язучы, драматург, Татарстан Язучылар берлегенең проза остаханәсе җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева әлеге мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде.

Язучы Айгөл Әхмәтгалиева: Чын иҗат булганда, ул чикләрне белми
Фото: «Татар-информ»

«Башкортстандагы татар язучылары, аларның иҗаты белән, редакциядә эшләгәндә, даими танышып бара идем, «Мәйдан» журналына дип, әледән-әле әсәрләрен сорап кына тордык. Аларда әдәби тел байлыгы да, борылмалы сюжетлар да аерылып тора бит. Кызыгы шунда бер генә тапкыр да: «Тукта, бу автор Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы түгел бит», дигән сорау туганы булмады. Иң мөһиме чын иҗат булганда, ул чикләрне белми. Ачык яки ябык әдәби бәйгеләрдә соңгы елларда жиңүче урыннарны еш кына Башкортстандагы татар язучылары били, ул әсәрләр «Казан утлары», «Мәйдан» журналларында басылып килә авторның кайсы берлектә әгъза булып торуы ниндидер киртә тудыра дип уйламыйм.

Ә инде «Ул язучыларга кайда яхшырак?» дигән сорауга төгәл җавап бирәлмәм. Хуҗа Насретдин әйткән бит әле: «Билле прәннек бик тәмле нәрсә икән ул берәүнең ашаганын карап тордым», дип. Андагы проблемаларны үзем өйрәнеп, якыннан танышып, үз фикерем тумаган килеш, болай яки тегеләй дип хөкем карары чыгарырга хакым юк. Һәр сүз өчен Аллаһ каршында җавап тотасы бар бит.

Фикерем иҗат хакында гына. Рузилә, хәтерлисеңдер, үзең белән әңгәмә эшләгәндә, иҗат кешесе турында сүз чыккач, «Кем ирекле соң, синме, минме...?» дигән идең. Иҗат кешесе кайда гына булса да, һәрвакыт богаулы ул, һәм шул ук вакытта, хәтта читлектә дә, аннан да ирекле кеше булмаска мөмкин», – ди ул.

Татарстандагы иҗат әһелләренең Башкортстандагы татар язучыларын Татарстан Язучылар берлегенә нигә алып-алмау турындагы фикерләрен «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова белеште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100