news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Руслан Нагиев Омск студенткасының хиҗап кию хокукын яклый алачагын әйтте

Медицина колледжы студенткасы Алинә Наврузовага уку йортында яулык бәйләп йөрүне тыйган булганнар.

Руслан Нагиев Омск студенткасының хиҗап кию хокукын яклый алачагын әйтте
Руслан Нагиев

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Омск медицина көллияте студенты Алинә Наврузованың уку йортында яулык киеп йөрү хокукын яклау эше белән шөгыльләнгән адвокат Руслан Нагиев судта җиңеп чыгачагына ышануын белдерде. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Россия Конституциясе кешегә шәхси тормыш иреген гарантияли. Яулыкны салдыру — мөселман хатын-кызының намусын һәм абруен хурлау. Канун буенча, Конституция безнең яклы. Ислам дине яңа дин түгел, тарихка күз салсак, ул хәзерге Россия территориясендә христианлык диненнән иртәрәк барлыкка килгән. Болгарда исламны ирекле төстә 922 елда, ә христианлык Руська 988 елда гына кертелә», — дип аңлатты ул.

Руслан Нагиев Мордовиядәге Азюрка (Белозерье) авылында өч ел элек шундый хәл булганын искә төшерде. «15 укытучыны яклап, җиңеп чыга алдык. Массакүләм матбугат чараларында бу турыда язу бик әһәмиятле, чөнки җәмәгатьчелекнең фикере зур роль уйный. Мондый караш Совет чорында киң таралган иде, ләкин хәзер атеизм заманасы үтте. Дингә ышанучыларның хокукын беркем дә кимсетә алмый», — диде ул.

«Алинә миңа мөрәҗәгать иткәнче җирле адвокатлар белән сөйләшкән булган. Алар судка карата „мораль зыян өчен“ дигән шикаять әзерләгән. Алинәнең төп бурычы — яулык кию хокукына ирешү. Ул адвокатлар судка килмәгән дә булган. Мин Россия кануны буенча Алинә укыган колледжның эчке тәртип кагыйдәләрен үзгәртүгә яңа шикаять әзерләдем. Суд Алинәнең мөслимә булуын документаль исбатларга кушты», — диде ул.

Колледж хезмәткәре Алинә хиҗапны бары тик уку йортына гына кия дип белдергән булган. «Без җирле мәчеттән Алинәнең мәчеткә йөрүе турында белешмә алдык. Алинәнең намаз укыганын, гел яулыкта йөргәнен, ураза тотканын икетуган сеңлесе дә исбатларга әзер, дәлилләр җитәрлек. Колледж ягыннан бу эшне, бер елдан артык вакыт узу сәбәпле, туктатырга да теләделәр, әмма суд безне тыңлады», — ди ул.

Адвокатка Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да Коръәннән өзекләр китереп, белешмә биргән. Россиянең Азия ягы мөфтие Нәфигулла хәзрәт Аширов бу мәсьәлә буенча шәригать бәяләмәсен китергән. «Әлеге документларны суд кабул итте, алга таба киләсе утырыш булырга тиеш. Алинәнең яулыгы аның тирәлегендә булган бер кешегә дә зыян салмый һәм без моны исбатламакчы булабыз», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100