news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хиҗап кию хокукын сораган кызга мөслимә булуын документаль исбатларга кушканнар

Омск медицина көллиятендә укыган Алинә Наврузованың яулык бәйләп йөрү хокукы буенча суд утырышлары башланды.

Хиҗап кию хокукын сораган кызга мөслимә булуын документаль исбатларга кушканнар
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Омск шәһәренең Киров судында Омск медицина көллияте студенты Алинә Наврузованың уку йортында яулык киеп йөрү хокукын яклауга карата беренче утырыш булган. Утырышта судья кызның чукындыру вакытында чиркәүдә бирелә торган таныклыкка охшаш мөселман кызы булуын язмача раслау кәгазен сораган. Бу хакта адвокат Руслан Нагиев Фейсбук битендә яза.

«Судья безнең дәгъваны карап тикшерүгә алды һәм судка дәлилләр бирүне сорады. Алинәнең чукындыру вакытында чиркәүдә бирелә торган таныклыкка охшаш мөселман кызы булуын язмача раслау кәгазе, мөселман хатын-кызның яулык кияргә тиешлеге турындагы Изге китаплардагы раслау сүзе кирәк. Шулай ук суд Алинәнең үз диненең күрсәтмәләрен үтәп, яулык киеп йөрү уку йортының уставына каршы килмәвен раслауны таләп итә», — ди ул.

Руслан Нагиев әйтүенчә, Россиянең Азия ягы мөфтие Нәфигулла хәзрәт Әширов ярдәм итәргә теләк белдергән һәм яулыклар киюгә бәйле шәригать фикерен җиткергән.

«Россиянең башка мөселман дин әһелләренең фикерен дә ишетәсебез килә. «Кемнәргә кызның башындагы яулык зыян сала? Кем хокукларын боза? Яулык студент кызның өлгер булуына зыян саламы? Яулык хезмәт дисциплинасына тәэсир итәме? Берәү дә хатын-кызларны яулык кияргә мәҗбүр итми, берәүнең дә хатын-кыздан аның ихтыярына каршы киемен салдырырга хакы юк», — дип язган адвокат.

Руслан Нагиев, юрист белгече буларак, Россия Конституциясенең 23 һәм 28нче маддәләрен искә төшереп үткән.

Искәртеп үтик, Омскидагы медицина көллиятендә укучы Алинә Наврузованы яулык бәйләп йөргәне өчен уку йортыннан куу белән янаганнары турында февральдә хәбәр иткән идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100