news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рухи культурабыз җитми икән, без беркайчан да алдынгы милләт була алмаячакбыз»

Олуг шәхесләребез вафатларына санаулы гына көннәр калганда да, милләтебез, телебез, моңыбыз дип борчылып, бу дөньядан китеп бардылар.

Киләчәгебез нинди булыр? Бу сорауга күпләр җавап эзлидер, мөгаен? Бигрәк тә, үзенең балалары, оныклары булган ата-аналар: «Тормыш болай баруын дәвам итсә, болар ни күрерләр дә, ничек кенә итеп бу дөньяларда яшәп бетерерләр икән?», — дип кайгыралар. Күренекле шәхесләребез арасында да, вафатларына санаулы гына көннәр калганда да, шушы сорауга җавап эзләп, борчылып фани дөньядан бакыйлыкка күчүчеләр бар. Аларның язмамның исеменә куелган бу сүзләре хәзерге һәм киләчәк буыннарга васыять буларак та яңгырый. Ә без, алардан соң бу якты дөньяда яшәүчеләр, мәрхүмнәребезнең бу борчылуларын кабул итеп алырга, аларның теләкләрен үтәргә тырышырга һәм киләчәк буыннарга да җиткерергә тиешбез. Кирәкле, мәгънәле, файдалы фикерләрне кырык тапкыр кабатласаң да, һич тә зыян юктыр дип уйлыйм. Бигрәк тә яшьләргә. Бер кермәсә, бер күңелләренә, йөрәкләренә кереп урнашыр һәм без ул шәхесләребезнең үзен дә, киләчәк буыннарга васыять булырлык сүзләрен дә онытмабыз.

Шундыйларның берсе — күренекле драматургыбыз, депутатыбыз Туфан Миңнуллин. Аның 2012 елның 26 апрелендә Татарстан Дәүләт Советы утырышында ясаган чыгышын әле хәзер дә бик күпләр сагынып искә алалар. Ул кыска гына чыгышында мәдәниятыбызның бүгенге хәле һәм киләчәге турында бик ачынып сөйләгән иде. Аның сүзләре татар халкы өчен генә түгел, гомумән Россиядә яшәүче бар халыклар, милләтләр өчен дә бердәй кирәкле һәм йөрәккә сары май булып ятарлык иде: «Без хәзер культурага бер примитив әйбер итеп кенә карый башладык. Ә культура бит ул — кешенең яшәү рәвеше, аның рухы, иманы. Әгәр дә безнең рухи культурабыз җитми икән, без беркайчан да алдынгы ил, алдынгы милләт була алмаячакбыз»

СССР вакытында Туфан абый әйткән культурага әһәмият зур, аңа урын түрдән бирелә иде. Бәлки, шуңа да ул Америка белән ярышырлык бөек держава булу дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә алгандыр. Китап укуны гына алыйк. Ул культ дәрәҗәсенә җиткән, модага әверелгән иде түгелме соң? Барысы да укый иде дисәк, ялган булыр. Ходай кемгәдер укудан ләззәт алу мөмкинлеген бирмәгән икән, аларны гаепләп булмый инде. Әмма зур күпчелек укый иде. Ул вакытта кеше укырдай әсәрләр язучы, дөньяның ачысын-төчесен татыган тере классикларыбыз да күп иде. Халык аларның әсәрләрен йотлыгып укыды. Бүген дәрәҗәле язучыларыбыз да бер кулның бармагы белән генә санарлык калдылар, элеккеге классикларыбызны укырлык зыялы укучылар катламы да елдан ел сирәгәя. Туфан абый, язучы буларак әнә шушы мәсьәләләр турында борчылды. Халык — сарык көтүе, дибез. Димәк, шул көтүне ул заманнарда тиешле юнәлешкә җибәрә алганнар, туры юлга чыгарганнар, өстәгеләр үзләре дә үрнәк күрсәткәннәр. Туфан абый нәкъ менә шуңа басым ясарга тырышкан да инде. Бармы бүген халыкка туры юл күрсәтүчеләр? Өстәгеләр үзләре нинди үрнәк күрсәтәләр? Сораулар күп…

«Без бүгенге көндә Татарстанның спорт республикасы, Казанның спорт башкаласы булуын әйтәбез. Бик әйбәт. Спорт та кирәк. Барысы да кирәк. Әмма бер юнәлештә генә үсү мактанырлык күренеш түгел. Әйтик, театрдан спектакль карап чыкканнан соң, тамашачыларның җыелып сугышканын ишеткәнегез бармы? Юк. Ә хоккей карагач, чыгып сугышалар. Бу нәрсә дигән сүз? Сугышчыларның культура дәрәҗәсе бик түбән, алар спортка неандерталецлар күзлегеннән генә карый. Аңа кешенең рухи ихтыяҗы буларак, карамыйлар. Шуңа күрә без бу әйберләргә аерым игътибар итәргә тиешбездер»

Бу сүзләр дә Туфан Миңнуллинныкы. Бик күпләр олуг язучыбызның бу фикерләрен куәтлидер. Чыннан да, шулай бит инде. Ни өчендер бөтен дөнья күләмендә спортка аеруча зур игътибар бирелә. Бу хәл бер Россиядә яки Татарстанда гына түгел. Миллиардлаган сумнарга шундый зур спорт корылмалары төзелә, алар ел буена берничә тапкыр халык белән тулса тула, тулмаса юк, ә калган көннәрдә буш торалар. Әмма барыбер төзелә. Ә көн саен халыкны җыя торган күпме театрлар, сәнгать өлкәсеннән ерак торган иске корылмаларда, тамашачыларга үзләренең спектакльләрен күрсәтеп көн итәргә мәҗбүрләр. Ә спортчы белән профессиональ артистның хезмәтенә түләү турында сөйләшә башласак, драма түгел, комедия язарга туры киләчәк. Ә бит дөньяның иң алдынгы карашлы яһүд халкының шактый өлеше спортка артык мөкиббән китми. Алар: «Безнең өчен туп теге капкага керде ни дә, монысына керде ди, барыбер», — дияргә яраталар икән. Шундый бай ил, әгәр бик теләсә, үзенең спорт командаларын һәм аерым спортчыларын алтынга күмәр һәм алар һәр Олимпия уеннарында фәкать җиңү генә яуларлар иде. Юк, алар спортка артык акча тотмыйлар.

Туфан абыйның якын дусты, фикердәше, депутат буларак коллегасы Разил Вәлиев мәдәниятсезлекнең нинди нәтиҗәләргә китерүен болай тасвирлый: «Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтәге бөтен бәлаләрнең, бөтен афәтләрнең, бөтен бозыклыкларның, рухи торгынлыкның, әхлакый түбәнлекнең, хәтта икътисади кризисның да иң беренче һәм төп сәбәпчесе — мәдәниятсезлектә, тәрбиясезлектә. Мәдәниятсез кеше җәмгыятькә файдалы зат була алмый, ул өлкән буынны хөрмәт итми, пенсионерлар сүзенә колак салмый, аларга артык кашык итеп карый, мәдәниятсез кеше авыруларның хәленә керми, хәлсезләргә ярдәм кулы сузмый, балалар тәрбияли белми, ул бары тик үзенең мәнфәгате, үзенең корсагы, үзенең мал-мөлкәте хакында гына уйлый. Мәдәниятсез җәмгыятьнең кызыгы да, мәгънәсе дә, димәк, киләчәге дә юк»

Туфан абыйның парламент мөнбәреннән сөйләгән сүзләре башка милләт вәкилләренең дә күңелләренә хуш килде. Качалов театрының баш режиссеры А.Славутский да бу сүзләрнең хак булуын һәм бик урынлы әйтелүен җиткергән иде. Димәк, Туфан абый күтәргән бу проблема күпләрнең тел очында йөри торган, йөрәкләрен тырмап торган мәсьәлә булган.

Инде Туфан Миңнуллинның бу дөньядан китүенә дә 8 ел вакыт узып китте. Ул сессия утырышында күтәргән мәсьәләләр буенча алга китеш булдымы соң? Булды. Аз булса да булды. Туфан абый Чаллыда заман таләпләренә җавап бирерлек театр бинасы булмавы турында бик борчылып сөйләгән иде: «Югыйсә, 500 мең кеше яши торган Чаллы шәһәрендә бүген кимендә дүрт-биш театр эшләргә тиеш иде. Андагы театр бинасын күрсәтсәң, мин ул район башлыгы урынында оялыр идем. Гомумән, ул хакта сүз башлауга ук мин бүгенге көндә нинди шартларда эшләп ятканы өчен кызарыр идем». Бүген Чаллы шәһәр мэры мактанырлык театр бинасы бар ак калада. Һәм аңа Т.Миңнуллинның якын дусты, каләмдәше Аяз Гыйләҗев исемен бирделәр. Туфан абый Түбән Камадагы театр бинасы турында да: «Без „Нефтехим“ дибез, горурланабыз, мактанабыз. Ә анда рәхәтләнеп кереп карарлык, бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек театр юк», — дигән иде. Шәһәр халкы театрлы гына түгел, Туфан Миңнуллинлы да булды. Театрга олуг драматургыбызның исемен бирделәр. Милли китапханәбезгә яңа бина кирәклеге турында да әйткән иде. Аның бу теләге дә үтәлде (Ленин музеен китап сарае итеп үзгәртүне ул ничек кабул итәр иде икән? Әйтүе кыен?) Үзе күтәргән мәсьәләләрнең шактые тормышка ашкач, Туфан абый теге дөньяда үзен тынычрак хис итәдер дип өметләнәсе килә. Хәер, Туфан абыймы соң инде тынычлана торган кеше?! «Әлдермештән Әлмәндәр»ендә Газраилнең башын әйләндергән кебек, каберстанда да фәрештәләргә: «Президентка минем бу фикеремне җиткерегез әле», — дип тынгылык бирмидер.

Әлбәттә, театрны биналы итү бик шәп! Тик болар әле барысы да тышкы факторлар гына. Кешене мәдәниятлы, укымышлы, зәвыклы итү өчен әле ай-һай… бик күп тырышырга кирәк. Алдынгы ил, алдынгы милләт буласыбыз килсә, тырышырга кирәк. Телсез, моңсыз, милләтсез калып, арттан беренче булып йөрисебез, булганына канәгать булып яшисебез килсә, акчаны мәдәниятка, халыкны аң-белемле итү өлкәсенә тамызып кына бирәбез инде. Юк, Туфан абыйның рухы моңа беркайчан да риза булмас иде!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100