news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Закиров Тукай районы башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде

Тукай районы башлыгы вазифаларын, Фаил Камаевка карата җинаять эше кузгатылу сәбәпле, ул булмаганда аның урынбасары Рөстәм Закиров башкарачак. Бу хакта «Чаллы хәбәрләре» газетасы яза.

Закиров 1982 елның 25 гыйнварында Зәй районы Кәрәкәс авылында туган, 2004 елда Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлаган. Тукай районы Иштирәк авылы мәктәбендә тарих укыткан.

2007 елның сентябрендә Иштирәк авыл җирлеге башлыгы, 2016 елда Тукай районы башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.

19 апрельдә «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, суд Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны ришвәт эше буенча кулга алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100