Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Тукай районы башлыгын ришвәт алуда гаепләп тоткарладылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев ришвәт алуда шикләнелә, дип хәбәр иттеләр РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2022 елда ул коммерцияле булмаган оешма вәкиленнән 1,3 миллион сумнан артык ришвәт алган. Район башлыгы әлеге суммага район объектларында төзелеш эшләре алып бару өчен подряд килешүләре төзүдә фирмага ярдәм күрсәткән.
Аның законсыз эшчәнлеген тикшерүчеләр һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре ярдәмендә ачыклаганнар.
Тикшерү бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз