news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә кагылышлы гауга турында аңлатма бирде

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә кагылышлы гауга турында аңлатма бирде
"Татар-информ" архивы

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең беренче урынбасары итеп билгеләнгән Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәдрәсә тирәсендә чыккан гаугада күтәрелгән темалар турында «Татар-информ» хәбәрчесенә аңлатма бирде. «Гауга мәгълүмат җитмәүгә дә бәйле», дип саный ул. Болар - түләүле уку, тулай торак һәм түләүле ашату мәсьәләләре.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укучы кызлар Казанның Кызыл Кокшай урамындагы пансионат бинасының бер корпусында яшәячәк. Дөрес, әлегә мөфтинең ахыргы сүзе әйтелмәгән. Шушы сүз чыккач та беренче көнне үк үзе барып кайтты», - диде Рөстәм хәзрәт.

Ул тулай торак темасының Зәңгәр мәчеттә реставрация эшләре башлану белән бәйле булуын искәртте. «Кызларны анда берничек тә кайтарып булмый. Бу хакта бер ел элек билгеле булды. Ул чакта әле мәдрәсә тирәсендә минем исемем дә юк иде», - диде ул. Рөстәм хәзрәт әйтүенчә, мөфти тулай торак буенча ата-аналарның борчылуын белә.

«Әлбәттә, Кызыл Кокшай урамында малайлар пансионаты. Анда мәктәп яшендәге алтмышлап бала укый. Әйе, корпуслар арасында ишекләр дә бар иде, аларны бетерделәр. Ихатаны да бүлделәр. Күренмәсен дип хәтта егетләр ягының тәрәзәләре дә тонировкаланачак. Кичә дә, өченче көн дә мин анда булып карап кайттым. Әти-әниләр белән дә бара алабыз. Үз күзләре белән күрсеннәр», – ди ул.

Мәдрәсәнең беренче урынбасары уку өчен түләү мәсьәләсе буенча да төрле сүзләр ишетелүен әйтте. «Ата-аналар елына 10 мең сум түләп бара идек, диләр. Читтән торып яки кич укучылар 8 мең түләгән. Түләүләр сәдака дип билгеләнгән, ләкин таләп ителгән. Бухгалтерия санаулары буенча, шәкертләрнең яртысы түләмәгән очракта да 4 миллион сум булырга мөмкин. Барысы да бухгалтерия буенча үтәргә тиеш. Мөфти тәртип булуын тели», – диде Рөстәм хәзрәт.

«Ашату мәсьәләсендә, көндез укучылар бушка ашасын иде, дибез. Баштарак читтән килүчеләр бәлки гошер сәдакасы кебек итеп булса да, ашау өчен түли алалардыр дигән фикерләр булган иде – сүз шуннан чыккан. Ашханә өчен корбан итләрен җыйдык, бәрәңгебез бар. Әмма гел бәрәңге белән генә булмый, макарон, дөге китерүчеләргә рәхмәтле булыр идек», – дип мөрәҗәгать итте хәзрәт.

«Миңа кадәр дә, мин булганда да, миннән соң да ашатырлар. «Мөхәммәдия» дә безгә кадәр дә, бездән соң да булыр», – дип нәтиҗә ясады Рөстәм Хәйруллин.

  • «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчелегендәге кадрлар үзгәрешләре гауга чыгарды. Ректорның тагын бер урынбасары итеп Рөстәм хәзрәт Хәйруллин билгеләнгәч, ТР Диния нәзарәтенең матбугат үзәге тагын бер урынбасар билгеләнүен һәм аларның тигез хокуклы булуын әйткән иде.
  • Әлеге темага «Интертат» сайтында «Мөхәммәдия» тирәсендәге низаг төбендә ни ята?» дигән мәкалә чыкты.
  • Әминә Миндияр «Мөхәммәдия»не яклап Мөселман яшьләре форумы грантыннан баш тарткан, дип язган идек.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100