news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Сәйфуллин: Бер заманча протез да Аллаһы Тәгалә биргән кул-аякны алмаштыра алмый

Рөстәм Сәйфуллин: Бер заманча протез да Аллаһы Тәгалә биргән кул-аякны алмаштыра алмый
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин махсус хәрби операция зонасында яраланганнан соң, аның бер аягы протезланган. Бу хакта ул «Урам» экстрим паркында яшьләр белән очрашуда сөйләде. Ул яшьләрне булганның кыйммәтен белергә һәм сакларга өндәде.

«Булганның кыйммәтен белегез һәм кадерләгез. Минем уң аякта протез, ә сул аякны тегеп куйдылар. Кызганыч, мин протезлы, кулсыз, аяксыз балаларны да күрдем. Үзегезне һәм иптәшләрегезне саклагыз. Бер заманча протез да Аллаһы Тәгалә биргән кул-аякны алмаштыра алмый. Мин сезнең алда басып торам. Көч булмаганда сезнең алда аяксыз полковник лекция сөйләгәнне искә төшерегез. Тәнне яралап була, ә рухны сындырып булмый», – диде ул яшьләргә мөрәҗәгать итеп.

Ул махсус хәрби операция зонасындагы һәм чиктәге төбәкләрдә яшәүче балаларны искә алды.

«Менә без монда җыелдык. Бу бинага нәрсәдер очып килә ала дип берегез дә уйламый, чөнки алар монда очып килми. Очрашуга килгәндә сез аяк астына да карап килмәдегез, чөнки Татарстанда, Казанда юлларда миналар юк. Сезнең кебек үк балалар Донецк, Луганск, Запорожье, Херсон, Белгород, Курск, Брянскида яшиләр. Россия Федерациясенең төп территориясендә 1 сентябрь мәктәпләрдә бәйрәм белән башланса, кызганыч, мин санап үткән төбәкләрдә уку онлайн башлана. Сугышның монда килүен беркем дә теләми. Сез дә теләмисез. Безнең өчен ят бала юк, сез дә, андагы балалар да безнеке», – дип сөйләде ул.

Россия Герое Брянск өлкәсендә булган бер вакыйганы искә алды

«Хәтерләсәгез, бер ел элек, Брянск өлкәсенә диверсион төркем үтеп керде. Бер ир-ат җиңел машинада балаларны мәктәпкә илткән, диверсант аларның каршысына чыга да, ут ача. Машина йөртүче һәлак була. Арткы утыргычта 10 яшьлек Федор исемле егет һәм ике кыз булган. Ул егет яраланган, тик кызларны уттан саклаган һәм куркыныч булмаган урынга алып барган. Сез шулай эшли алыр идегезме?» – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100