news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин: Машина, йорт, фатирны сатып алып була, ә гаиләне булмый

Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин: Машина, йорт, фатирны сатып алып була, ә гаиләне булмый
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Казанда яшьләр оешмалары активистлары Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин белән очрашты. Россия Герое үз мисалында гаилә кыйммәтләре турында сөйләде.

«Менә мин госпитальдә ятам, аяклар юк. Ярты ел мин ятып кына тордым, 10 ай юынмадым, 14 операция кичердем. Елап утырыйммы? Аннан аяклар үсми бит. Мин – өч бала әтисе. Машина, йорт, фатирны сатып алып була, ә гаиләне булмый. Сезнең бурыч – гаилә кору», – дип сөйләде ул яшьләргә.

Рөстәм Сәйфуллин махсус хәрби операциядә ике тапкыр яралана: башта Чернигов юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, аннан соң Донбасста.

«Мин 10 майда яраландым. Безнең өч бала да – мәктәп укучысы. Тормыш иптәшем балаларны әби-бабаларына илтте дә, минем янга хастаханәгә килде. Август ахырына кадәр ул минем белән булды. Мин атнасына 2-3 операция кичерә идем, барысын да гомуми наркоз белән ясадылар. Наркоздан айныганда акча да, медаль дә кирәкми, яныңда биттән сыйпап торучы булу кирәк. Шул вакытта яшисе килә. Гаилә – изге төшенчә», – дип сөйләде ул.

Хәзер ул гаиләсе белән Төмәндә яши. «Бу безнең 12нче күченү булды. Күченеп йөрүләр арасында өч бала туды. Олы кызыбыз Ставрополь краенда дөньяга килде, икенче кызыбыз мин Чечняда хезмәт иткәндә туды, улыбыз Владикавказда туды», – диде ул.

Аның тормыш иптәше Наталья танышу тарихын сөйләде. Алар Чечняда танышкан. «Мин дә хәрби кеше, финанс хезмәтендә эшли идем. Барлык хәрбиләр кебек без дә хәрби әзерлек үтәргә тиеш идек, окоптан атарга өйрәндек. Өйрәнүләрнең берсендә Рөстәм җитәкче иде. Без окопта таныштык. Мин автоматтан ата идем, ә ул күзләре белән миңа аткан», – дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100