news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин яшьләргә: Герой булып тумыйлар, мин дә гади авыл егете

Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин яшьләргә: Герой булып тумыйлар, мин дә гади авыл егете
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Казанда яшьләр оешмалары активистлары Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин белән очрашты. «Урам» экстрим паркында узган чара ачык диалог форматында булды. Яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Россия Герое мондый очрашуларның мөһим булуын ассызыклады.

«Герой булып тумыйлар. Мин үзем дә гади авыл егете. Печән чаптым, утын ярдым, тирес чыгардым, бәрәңге казыдым. Мине Бөек Ватан сугышы ветераны булган бабам тәрбияләде. Һәрвакыт үрнәк булырга тиеш: минем кебек эшлә!» – дип сөйләде ул.

Россия Герое уку дәверендә үрнәк кешеләр белән очрашулар булып торуын искә алды.

«Без дә мәктәп укучылары, студент яки курсант булдык. Безнең өчен үрнәк булырлык кешеләр бар иде. Бөек Ватан сугышы ветераннары мәктәпкә, училищега килде, безнең өчен дәресләр үткәрде. Аннан Әфганстан һәм Төньяк Кавказдагы хәрәкәтләрдә катнашучылар белән очрашулар булып торды. Без аларны тыңлый, сүзләрен үзебезгә сеңдерә идек һәм үрнәк алдык. Хәзерге вакытта безнең максат – тормыш тәҗрибәсен һәм хәрби тәҗрибәне яшьләргә җиткерү», – дип сөйләде ул журналистларга.

Ул очрашуга килгән яшьләргә тарих белән бәйле сораулар бирде, махсус хәрби операциядә булган танышларны, якыннарны хөрмәтләргә өндәде, гаилә кыйммәтләре турында фикерләрен әйтте.

«Мондый аралашулар бик мөһим. Иртәме-соңмы алар безнең янга яки безнең урынга киләчәк. Бөтен профессияләр дә кирәк һәм мөһим. Кайсы һөнәрне сайласалар да, алар файдалы булсыннар иде. Беренче чиратта, үз гаиләсенә һәм дәүләткә файдалы булсын. Тормышны юкка уздырмас өчен яшьтән дөрес юлга басарга кирәк. Мин аңлатам: мәктәпне тәмамла, югары белем, һөнәр сайла, эшлә, гаилә кор. Бу – нигез. Аларны үстергән һәм тәрбияләгән ата-ана шатланырга һәм горурланырга гына тиеш. Суд эскәмиясендә утырган балага азык, кием ташырга тиеш түгел. Гаилә горурлыгы булырга кирәк», – диде ул.

  • Инженерлык гаскәрләре полковнигы Рөстәм Сәйфуллин 2022 елда Россия Герое йолдызына лаек булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100