news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды

Россия Федерациясе көне алдыннан, бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.

«Меңьеллык тарихы һәм бай мәдәни мирасы булган илдә яшәвебез һәм эшләвебез белән горурланабыз. Күп буыннарның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә, федераль үзәк һәм шәхсән РФ Президенты ярдәме белән бүген республика – илнең алдынгы төбәге», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстанның гражданнар тормышын яхшырту, көчле Россия төзү юнәлешендә яшәвен ассызыклады. «Үз эшенең осталары энергиясе һәм таланты нәтиҗәсендә, мәгариф, мәдәният, медицина, икътисад, фәндә иң кыю идеяләр тормышка аша», - диде Президент.

Ул бүләкләнүчеләрнең Россиянең социаль-икътисади үсешенә, аның куәтен ныгытуга, ил алдында торган каршылыкларны җиңүгә зур өлеш кертүләрен билгеләп узды. «Талантыгыз һәм хезмәт сөючәнлегегез безнең республиканы көчле итә», - диде.

Казан мэры Илсур Метшин РФ Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. «Безнең өчен бу бүләк зур дәрәҗә. Мин бу бүләкне бөтен Казанга бәя буларак кабул итәм. Бу безгә тагын да яхшырак эшләргә тиешлегебезгә аванс булып тора», - диде мэр.

Татарстан һәм Россия Композиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллинга »Дуслык» ордены тапшырылды.

«Бүген лаеклылар арасында булуыма шат. Күп еллар Татарстан һәм Россия мәдәнияте үсеше өчен эшлим. Татарстаннан чыгуым белән горурланам. Бу минем туган йорт. Татарстаннан икәнне белгәч, «көчле республика, көчле Президент» дип әйтәләр. Барлык тармаклар буенча Татарстан алдынгы. Мин үзем дә Татарстан, Россия композиторлары берлеге белән мәдәни имиджны ныгытуга өлеш кертүем белән горурланам», - диде Рәшит Кәлимуллин журналистларга.

Аның сүзләренчә, бүген берлектә буыннар алмашы бара, яңа яшь композиторлар барлыкка килә. «Казан консерваториясе дә талантлы композиторлар тәрбияли. Димәк, композиторлар берлеге сафларына көчле кадрлар киләчәк дигән сүз. Яхшы иҗат җимешләре барлыкка килеп, халкыбызны сөендерербез дип ышанам. Безнең композиторлар сәләтле. Олылар, балалар өчен язсынмы, симфоник музыка булсынмы – һәр композитор үз урынын белә», - ди Кәлимуллин.

Шундый ук бүләккә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, «Татарстан Республикасы диңгез җыены» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Сөнгәтов лаек булды.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән Россия Федерациясе сенаторы – Федерация Советының халыкара эшләр буенча комитет рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни җитәкчесе Рафаил Хәкимов бүләкләнде.

ТР Конституцион суды судьясы Гүзәл Удачинага «Фидакарь хезмәте өчен» медале тапшырылды. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән «Татарстан» ДТРК радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфыйкъ Сәгыйтов бүләкләнде.

Ул журналистларга хезмәт юлында заводларда эшләгәнен, хәбәрче булып йөргәнен, «Татарстан яшьләре»нә эшкә чакырганнарын да искә алып әйтте. «Эшемне күрделәр, бәяләделәр, рәхмәт», - диде.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев РФ Президенты Рәхмәтенә лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100