news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев Россия Президенты Рәхмәте белән бүләкләнде

Айдар Сәлимгәрәев Россия Президенты Рәхмәте белән бүләкләнде
Гөлнар Гарифуллина

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев РФ Президенты Рәхмәте белән бүләкләнде.

Бу бүләкне аңа Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«Беренче чиратта, бу бүләк миңа гына түгел, безнең бөтен коллективка. Бу алдагы казанышларга, инициативалы эшкә, проектларга үзенә күрә бер аванас кебек тә. Барлык хезмәттәшләремә рәхмәт билгесе, тырышып, күңел белән эшләргә теләк тудыра торган бүләк», - диде Айдар Сәлимгәрәев журналистларга.

Шундый ук дәүләт бүләге ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары – ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гариповка, «Патриот» Республика спорт-патриотик, яшьләрнең чакырылышка кадәр әзерлеге үзәге директоры Дмитрий Литвиновка тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100