Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Тревога сигналын игътибарсыз калдырырга ярамый
Татарстанда ракета һәм пилотсыз очкыч һөҗүмнәре куркынычын исәпкә алып, иминлек мәсьәләләре буенча халык белән эшне көчәйтергә кирәк. Бу хакта традицион республика киңәшмәсендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип хәбәр итә төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Киңәшмә республиканың барлык муниципалитетлары белән видео-конференц-элемтә режимында узды. Аның эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
«Агымдагы елның 10 августында Түбән Камага булган һөҗүм күрсәткәнчә, әгәр кешеләр вакытында эвакуацияләнгән булса, фаҗигане булдырмый калырга мөмкин булыр иде. Түбән Камадагы сәнәгать объектларына килгәндә, сораулар юк. Алар вакытында һәм оператив җавап бирә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Һөҗүм куркынычы игълан ителгәндә мәҗбүри тәртиптә чаралар күрергә һәм яшеренү урыннарына төшәргә кирәклеге турында мәгълүмат җиткерергә кирәк. Тревога сигналын игътибарсыз калдырырга ярамый. Шулай ук һава тревогасы игълан ителгәндә халыкка яшеренү урынына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында керү мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк», – диде ул.
«Гамәлләр алгоритмы барлык муниципалитетларга, предприятиеләргә һәм оешмаларга җиткерелде. Аны тайпылышсыз үтәүне тәэмин итәргә кирәк», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Бүген иртән Татарстанда пилотсыз очкыч гына түгел, ракета һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә булды. Украина Кораллы көчләре Самара өлкәсе территориясендәге сәнәгать предприятиесенә ракета һөҗүме ясады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз