news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Татарстанда ракета һөҗүме куркынычы игълан ителде

Төнлә Казанда ракета һөҗүме куркынычы режимына бәйле рәвештә сиреналар яңгырады.

«Игътибар! Һава тревогасы! Пилотсыз һава суднолары һөҗүме куркынычы. Үзегез белән шәхси саклану чаралары, азык-төлек һәм су запасы, шәхси документларыгызны алыгыз. Утны сүндерегез, күршеләрегезне һава тревогасы турында кисәтегез. Якындагы саклану урынына барыгыз һәм «һава тревогасы гамәлдән чыгарылды» сигналына кадәр шунда торыгыз», - дип хәбәр ителде тавыш көчәйткеч аша.

Татарстанда «Ракета һөҗүме куркынычы» режимын 15 августта 3.10 сәгатьтә игълан иттеләр.

Соңрак Татарстанда ракета һөҗүме куркынычы режимын гамәлдән чыгардылар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр ителде.

Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы әле саклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot