news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Төзүчеләрне елына ике тапкыр гына мактыйбыз

Рөстәм Миңнеханов: Төзүчеләрне елына ике тапкыр гына мактыйбыз
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Төзелеш министры Ирек Фәйзуллин катнашында үтте. Миңнеханов үз чыгышында, республика өчен төзелеш тармагының икътисади яктан да мөһим булуын билгеләде.

«Без төзүчеләрне елына ике тапкыр гына мактыйбыз – коллегиядә һәм Төзүчеләр көнендә. Калган вакытта сезнең эшегезгә бик шикле карыйбыз. Ә тулаем алганда, төзелеш тармагы – безнең республика икътисадында гаять зур структура. Мәсәлән, «төзелеш» эшчәнлеге төрләре буенча эш күләме чагыштырма бәяләрдә 1 триллион сумнан артып киткән. Бу республика көннән-көн яңара, яңа биналар һәм төрледән-төрле объектлар төзелә дигән сүз. Без атна саен юкка гына очрашмыйбыз. Сез аңлыйсызмы, төгәл һәм көйле эштән башка бу мөмкин булмас иде», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов коллегиядә катнашучыларга.

Ахырдан ТР Рәисе һәм Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.

  • Татарстанның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе нигезендә, республика территориясендә 3 агломерация бүлеп бирелгән. Алар 3,3 миллион кешене колачлый һәм төбәкнең иҗтимагый киңлек һәм социаль-икътисадый үсеш терәге булып хезмәт итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot