Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларына 105 автомобиль бүләк итте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә авыл хуҗалыгы оешмаларына 105 автомобиль ачкычын тапшырды. Бүген биредә «АГРОВОЛГА 2025» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе эшли башлады.
43 Lada Niva Travel автомобиле Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсенә, 12 Lada Granta - Ростехнадзорның ТР буенча идарәсенә, 40 Lada Vesta Универсал - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә тапшырылды. Моннан тыш, республиканың кулланучылар кооперациясе оешмаларына 10 автолавка бирелде.
«Агрокүргәзмәнең иң төп бизәге - машиналар. Бүген агросәнәгать комплексы бурычларын хәл итү өчен 105 машинадан ачкычлар тапшырылды. Бу - авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария хезмәте, технадзор, Татпотребсоюз аша торак пунктларга хезмәт күрсәтү өчен машиналар», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз