news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «АГРОВОЛГА 2025» турында: Агрокүргәзмә елдан-ел матурлана һәм яхшыра бара

Миңнеханов «АГРОВОЛГА 2025» турында: Агрокүргәзмә елдан-ел матурлана һәм яхшыра бара
Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «АГРОВОЛГА 2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та карады.

«Бүген бик мөһим һәм җаваплы көн: без чираттагы агрокүргәзмә форумын үткәрәбез. Форсаттан файдаланып, юл төзелеше техникасын да карадык. Агрокүргәзмә елдан-ел матурлана һәм яхшыра бара. Һава торышы да, уңыш төрләре дә әйбәт, шуңа күрә барыгызга да төгәл һәм оператив эш телим», - диде ул, кунакларны сәламләп.

Чарада 400дән артык компания катнаша, дөньяның 27 иленнән авыл хуҗалыгы техникасы, технологияләре, агрохимия, орлыкчылык һәм терлекчелек тармагы өлкәсендәге өр-яңа эшләнмәләр тәкъдим ителә.

Күргәзмә программасына 70тән артык эшлекле чара кертелгән. Беренче тапкыр күргәзмәдә «Союзмолоко» һәм «Milknews» катнашында терлек азыгы җитештерү буенча оештырылган конференция узачак.

Әйдәп баручы терлекчеләр һәм белгечләр терлек азыгы җитештерүдә заманча алымнар куллану турында фикер алышачаклар. Төп вакыйгалар арасында – V республика «Агроволга гүзәле» конкурсы, эре мөгезле терлекләрнең тоякларын кисү турниры, BELARUS газ моторлы тракторларын йөртү буенча республика чемпионаты.

  • Әлеге күргәзмә 2021 елдан бирле үткәрелә һәм агросәнәгать комплексы казанышларын күрсәтү, тәҗрибә алмашу, фикер алышу һәм регионара һәм халыкара хезмәттәшлек эшендә үзен әһәмиятле эшлекле платформа буларак күрсәтте. Күргәзмә 9-11 июль көннәрендә эшләячәк.
news_right_1
news_right_2
news_bot