Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда туган дала лачыннарының исемнәрен әйтте
Татарстанда үсеп килүче дала лачыннарына исем кушканнар. Бу кошлар соңгы 50 елда беренче тапкыр дөньяга килгән сирәк төрдәге лачыннар. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында хәбәр итте.
Элегрәк Татарстан лидеры республика халкына кошларга исем сайларга тәкъдим иткән иде.
«Сезнең тәкъдимнәрне карадык. Лачыннарга җитезлек һәм кыюлык өчен символик исемнәр бирү дөрес булыр, дигән фикергә килдек. Кызга – Алга, малайга Тимер дип исем куштык», - дип язды ТР Рәисе.
Дала лачыны – Табигатьне саклау халыкара берлегенең, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Кызыл китапларына кертелгән сирәк төрдәге кош.
- 2025 елда Кама Тамагы районы территориясендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама дала лачыны популяциясен яңадан булдыру буенча сезонлы проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге кошның оя коруы соңгы тапкыр 1974 елда Идел-Кама тыюлыгының Саралан участогы территориясендә теркәлгән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз